Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 август 2019, 12:21

Башкортстан буйлап – уңайлы автобуста

“Туймазы-Уфа” маршруты буенча яңа “НефАЗ” йөри

Туймазы АТПсы шофёры Альберт Хәмитов яраткан һөнәренә 35 ел гомерен багышлаган.


Шушы көннәрдә республиканың пассажирлар ташучы төп предприятиесе – “Башавтотранс” филиаллары автопарклары яңа 20 автобус белән тулыланды. Филиал шофёрларына “НефАЗ” ачкычларын республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров тапшырды.

Күп кеше сыйдырышлы (яңа автобусларда 44 утыргыч) транспорт “Башавтотранс”ка республиканың барлык шәһәрләре һәм район үзәкләрен маршрутка җәлеп итү бурычын тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Туймазы автотранспорт предприятиесе дә бер “НефАЗ”га ия булды, ул икенче көнне үк “Туймазы-Уфа” маршруты буенча рейска чыкты.

– Бу маршрутта өч автобус йөри, берсен яңа “НефАЗ”га алыштырдык, – ди Туймазы АТПсы директоры Риф Фәйзуллин. – Яңа техниканы шофёрлар да, пассажирлар да уңай бәяли. Автобус җылы. Салонда – электрон мәгълүмат таблосы, анда вакыт, һава температурасы, тоташ маршрут буенча тукталышлар атамасы күрсәтелә.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: