Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2019, 11:26

“Тормоз калыпларын 29 ел ташыйм инде”

Рәйсә Хәйруллина бар гомерен тимер юлда эшләүгә багышлаган

– Үзәкләштерү посты операторы Хәйруллина, 25нче юлга алтмыш вагонлы төялгән күчмә состав килә. Өсән яклап ике тормоз калыбы, Исмәт яклап бер түшәлмәле тормоз калыбы белән беркетегез.

Станция буенча дежур торучының боерыгын сүзмә-сүз кабатлады да, оператор, әңгәмәбезне бүлеп: “Үтәргә кирәк!” – дип гаип булды.

...Туймазы шәһәре тимер юл станциясенең маневр вышкасында сәгать саен гади кешегә аңлашылмаган шундый әңгәмәләр бара.

Пост станциянең көнчыгыш паркында урнашкан, анда төяләсе яки бушатыласы күчмә составлар килә. Арытабан озату өчен дә аларны шунда ук туплыйлар. Шушы эшчәнлек белән станциядә дежур торучы җитәкчелегендә пост операторы Рәйсә Хәйруллина шөгыльләнә. Аның эше маневр тепловозы өчен маршрут әзерләүдән гыйбарәт. Элек моның белән укларны күчерүчеләр шөгыльләнә иде. Һәркайсына берничә ук беркетелә, һәм маршрут әзерләгән саен аларга, тепловоз алдыннан йөгереп, кулдан юлларның юнәлешен үзгәртергә туры килә иде. Хәзер техника үсеш кичерү сәбәпле, маршрут әзерләү эше белән операторлар шөгыльләнә. Идарә пульты артында утырган килеш ул укларны күчерү тумблерларын тоташтыра, составларны бер тимер юлдан икенчесенә юнәлтә, чимал белән килгән вагоннарны район предприятиеләре буенча озата. Безнең предприятие продукциясе белән килгәнәреннән исә соңыннан тәгаенләнеше буенча китәчәк составлар туплый. Хәйруллина 12 укка һәм вагоннарны “башмаклар” ярдәмендә беркетү өчен тәгаенләнгән сигез юлга идарә итә. Беркетү өчен дә элек аерым вазифа – “башмакчылар” булган. Аларның бурычларын хәзер үзәкләштерү посты операторлары һәм поездларны туплаучылар үти. Димәк, хәзер операторлар берьюлы биш яки алты кешенең бурычын башкара.

Тимер юл станциясеннән эш урынына кадәр ике километр юлны Рәйсә Ибраһим кызы тимер юл түшәмәсе буендагы хезмәт кичүе буенча җәяүләп уза. Атлаган арада әлеге мәлдә паркта күпме вагон торуын, аларның эчлеген искә ала.

Әйләнә-тирәне күздә тоту өчен икенче каты түгәрәкләп пыялаланган кечкенә бинада аны хезмәттәше Наилә Нелюбина каршы ала. Рәйсә Ибраһим кызы кебек үк, ул да тимер юлда дистә еллар эшли. Сүз куертырга вакытлары юк, алмашы 12 сәгатьлек кизү өчен хисап тотып, вагоннарны беркетү һәм тормоз калыплары исәбен алу журналларын тапшыра.

Эшләре җаваплы, игътибар һәм зур физик көч таләп итә. Җиде килограммлы тимер конструкция ярдәмендә вагоннарны беркетүне күз алдына китерегез әле! Җитмәсә, бу эшне койма яңгыр яуганда яки билдән кар ерып башкарырга туры килсә.

– Бу вак-төяк, – дип елмая Рәйсә Ибраһим кызы. – Башкача булса, тимер юлчыга кияүгә чыкмаган булыр идем. Кызым да безнең тармакны сайламас иде.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: