Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2019, 11:34

Түләүләр бераз артты

1 июльдән ягып җылыту, салкын һәм кайнар су, суүткәрү, газ, электр энергиясе өчен тарифлар артты.

1 июльдән ягып җылыту, салкын һәм кайнар су, суүткәрү, газ, электр энергиясе өчен тарифлар артты.

Шушы көннәрдә кешеләр июль өчен түләү кәгазьләре алачак, әмма байтак туймазылыны бүгеннән үк аларның күпмегә артачагы кызыксындыра.

– Уртача тарифлар бәясе үсеше 2% тәшкил итте, – дип хәбәр итте район Хакимиятенең торак-үткәргечләр хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Хәлиуллин. – Тарифларны арттыру планда каралган – ул, инфляция, салым законнарындагы үзгәрешләр, энергия чыганаклары үсеше, минималь хезмәт хакын исәпкә алып, ел саен 1 июльдә үткәрелә.

Шуңа карамастан, каты-көнкүреш калдыкларын чыгару һәм үтилләштерү тарифлары үзгәрмәячәк – ел азагына кадәр бер кешедән 70 сум күләмендә калачак.

Әйткәндәй, быел тарифлар икенчегә күтәрелә инде – 1 гыйнвардан алар өстәмә салым бәясе арту сәбәпле шул ук 2 процентка артты.
Читайте нас: