Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2019, 11:44

Иң мөһиме – бердәмлек

Сәрән авыл советында халык тәкъдиме акчалата хуплана


Мәктәп булса – авыл яши

Бу биләмәдә халык чынлап та чәмле, өстәвенә, үҗәт тә. Шуңа күрә авыл советы ел саен республиканың “Анык эшләр” программасы кысаларында субсидия алу бәйгеләрендә катнаша һәм отып чыга. Быел исә Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасына (ППМИ) эләгә алганнар. Күләмле һәм кыйммәтле проектка акча бүленгән – Сәрән мәктәбенең барлык кабинетларында һәм коридорларында тәрәзәләр алыштырылачак.

Эш бәясе – 1 млн 200 мең сумнан артык. Халыкның акчалата өлеше – кимендә 105 мең сум. Тагын шулкадәр ук химаячылар вәгъдә итә – төбәк фермерлары һәм 3нче төзелеш фирмасы. Тәрәзәләрне алыштыру шушы көннәрдә башланачак.

– Мәктәпнең түбәсен яңартасы һәм нигезен ныгытасы иде. Бина 1958 елда төзелгән, бер тапкыр да җентекле ремонт үтмәгән. Биредә исә 80 бала белем ала, 22 кеше эшли. Бәлки, киләсе елларга ППМИга яки “Анык эшләр”гә эләгә алырбыз, – дип киләчәккә бурычлар билгели авылның чәмле әгъзалары.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: