Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2019, 11:39

Безгә мондый ремонт кирәкми!

Туймазыда подъездларны сыйфатсыз ремонтлаган эш башкаручы хезмәтләреннән баш тарттылар

Туймазыда “Төбәк операторы” фонды коммерцияләшмәгән оешмасы баш директоры вазифасын үтәүче Павел Сафонов булып китте, ул күпфатирлы йортларны, атап әйткәндә, подъездларны ремонтлау барышы белән танышты.

Очрашу йомгаклары буенча күпфатирлы йортларны ремонтлаучы эш башкаручы оешмаларга йөкләмәләрен сыйфатлы һәм вакытында үтәү зарурлыгын белдерү карары кабул ителде. Подъездларны ремонтлауга килгәндә, Ленин проспектындагы 2нче йортта хәл катлаулы. Эш сыйфатсыз башкарылу сәбәпле, биредә эш башкарган оешма хезмәтләреннән баш тартырга карар ителде. Әле башланган эшне төгәлләү өчен башка эш башкаручы оешма сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Павел Сафонов мәсьәләне хәл итүдә булышырга вәгъдә итте.
Читайте нас: