Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2019, 11:42

Теплица җиһазларын яңарту төгәлләнә

Район Хакимиятендә Туймазы, Бакалы, Бүздәк һәм Шаран районнары теплица хуҗалыкларында газ бүлү һәм куллану системаларыннан хәвефсез файдалану мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте.

Район Хакимиятендә Туймазы, Бакалы, Бүздәк һәм Шаран районнары теплица хуҗалыкларында газ бүлү һәм куллану системаларыннан хәвефсез файдалану мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте. Анда “Газпром газораспределение Уфа”, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятьләре вәкилләре, шулай ук ябык туфракта яшелчә үстерүче кимендә 50 аграрий катнашты.

– Быел районда теплицалар мәйданы 80 гектарга кимегән. Шул ук вакытта беренче ярты еллыкта районның 56 хуҗалыгы эшкә рөхсәт алды, – дип хәбәр итте “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазыдагы филиалы директоры Альберт Якупов. – Зур булмаган яшелчә хуҗалыкларының бер өлеше төрле сәбәпләр буенча газга тоташтырылмады. Тоташ алганда дүрт район (Туймазы, Бакалы, Бүздәк, Шаран) буенча газ куллану 6 айда 18 миллион кубометрга кимеде (барлыгы 544 млн кубометр кулланылган). Газ куллану күләме кимү язның җылы килүе белән дә аңлатыла.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: