Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2019, 11:30

Аллы-гөлле әкият иле

Балалар дәваханәсен сафка кертергә күп калмады


“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте төзелеш-монтаж эшләрен сентябрьгә өлгертергә вәгъдә итте. Бүген биредә зур эш башкарылган. Төзелешкә бүленгән 172 млн сумның 167 миллионы үзләштерелгән.

Электр монтажлау һәм сантехника эшләре тулысынча төгәлләнгән (санҗиһазлар урнаштырасы калган). Процедура кабинетлары, коридор һәм вестибюльдә 4500 квадрат метрда плитә түшәлгән.

Бүлмәара ишекләр һәм яктырткычлар урнаштырыла. Октябрьскийдан килгән эш башкаручы оешма подвалда йөк һәм пассажир лифтын монтажлый.

Буяучылар да эшен төгәлләгән. Бригадир Рәмзия Кәлимуллина нәтиҗәсеннән канәгать:

– 33 ел инде объектларны бизибез. Чамалап кына әйтә дә алмыйм, безнең куллар аша күпме үтте икән алар – санап бетмәле дә түгел. Балалар дәваханәсендә дүрт бригада мәшгуль. Минем кул астында җиде буяучы эшли, барысы да җаваплы. Балаларга уңайлы булсын өчен нәфис төсләргә тукталдык: бер кат кызгылт-сары төстә, икесе шәфталу төсендә булды.

Әйткәндәй, төсләргә килгәндә. Белгечләребезгә үҗәтлеге өчен рәхмәт. Дәваханәнең тышын Уфа проект оешмасы кызгылт-сары һәм куе яшел төсләргә буярга уйлаган. Безнекеләргә куе яшел төс ошамаган. Алар аның урынына кәефне күтәрүче ачык яшел төсне кулланырга тәкъдим иткән. Һәм хаклы булып чыккан – нәтиҗәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.

Шушы көннәрдә витраж өчен кыса куелган. Аның үлчәме таң калдыра – 15кә 10 метр! Тоныкландырылган пыялалар кайтарылган, белгечләр аларны шушы көннәрдә урнаштырачак.

Тышкы үткәргечләр (суүткәргеч, канализация) сузу эшләре төгәлләнгән. Җилләтү системасы да эшкә кушылган.

Биләмәне төзекләндерү белән юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк. Алар асфальт түшәгән, шушы көннәрдә брусчатка тезә башлаячак. Кара туфрак китерелгәч, биредә куаклар һәм агачлар утыртылачак. Ике атнадан соң балалар мәйданчыгы пәйда булачак һәм койма куелачак.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин сүзләренә караганда, озакламый дәваханәдә яңа дәвалау-диагностика җиһазы, мебель урнаштырылачак.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: