Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2019, 11:36

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясенә өстәмә исәпләнәчәк

2018 елда эшләгән пенсионерлар августта пенсияне күбрәк ала башлаячак.

2018 елда эшләгән пенсионерлар августта пенсияне күбрәк ала башлаячак. 2018 ел өчен исәпләнгән иганәләр турындагы мәгълүматны эш бирүчеләр тәкъдим иткән һәм ул Пенсия фонды тарафыннан страховкаланган затларның шәхси исәпләренә таратылган.

Кабат исәпләү өчен гариза тапшырырга кирәкми, ул автомат рәвештә башкарыла. Өстәмә күләме һәркемнең төрлечә, ул эш бирүчеләр тарафыннан Пенсия фондына күчерелгән страховка иганәләренә һәм эш чорына бәйле.

Пенсия почта элемтәсе тарафыннан график буенча – 2-24 августта таратылачак. Кредит оешмаларына акча килешүдә күрсәтелгән вакытка күчереләчәк, – дип хәбәр итә Пенсия фондының Туймазы районы идарәсе.
Читайте нас: