Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2019, 12:00

«Анык эшләр»гә – анык акча

Быел шушы программа кысаларында районда кимендә сигез миллион сумлык 20 проект тормышка ашырыла

Әле берничә ел элек Төпкилде авылы (Сәрән авыл советы) янында рейс һәм мәктәп автобуслары хәвефсезлек кагыйдәләренә ярашлы туктый алырлык күркәм тукталыш павильоны юк иде. Ул 2016 елда барлыкка килгән. Бөтен тирә-як авыллардан транспортта бала-чаганы белем эстәргә алып килгән Сәрән авылы мәктәбендә исә былтыр спорт залында барлык тәрәзәләр алмаштырылган.

Мондый күңелле яңарышларга 2015 елда “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсе тәкъдиме белән тормышка ашырылган “Анык эшләр” проекты исәбенә ирешелгән. Ул өлешләп финанслана, ягъни иң көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә акча республика, муниципалитет бюджетыннан бүленү өстенә, авыл халкы үзеннән дә өлеш кертә.

Сәрән авыл советы халкы программага ул тормышка ашырыла башлаган мәлдән кушылган. Чөнки шундук аңлаганнар: күләмле салым салу базасы, димәк, кереме белән мактаналмаган алты авыл өчен, бу тормыш сыйфатын һәм хәвефсезлекне яхшырту өчен җитди мөмкинлек.

Мәсәлән, үткән дүрт елда Сәрәндә һәм Иске Арсланбәк авылында суүткәргечнең тузган өлешләрен алыштырганнар. Сәрән авылы урамында ут-диодлы лампалар урнаштырганнар. Шушы авылдагы балалар бакчасы биләмәсендә сыйфатлы веранда барлыкка килгән. Быел бала-чаганы яңа уен мәйданчыгы белән сөендергәннәр.

Шулай итеп, программада катнашу дәверендә Сәрән авыл советында тоташ алганда кимендә 800 мең сумлык алты әһәмиятле проект тормышка ашырылган.

Программага кушылган башка биләмә халкы да откан. Тәүге елда кимендә 9 млн сумлык 25 проект тормышка ашырылган. Төбәк халкы өчен алар барысы да мөһим. Мәсәлән, Тукай авылы клубында бинаның үзен һәм түбәсен ремонтлаганнар, Первомай авылының бер урамында газ челтәрен яңартканнар.

Биш елда районда кимендә 38,8 млн сумлык 109 проект тормышка ашырылган. Иң әһәмиятле казанышлар исәбендә кимендә ике дистә мәктәптә һәм башка балалар оешмаларында иске агач тәрәзәләрне заманча пластикка алыштыру, Серафимовкада “Яшь техник” бинасының электр тәэминаты системасын җентекле ремонтлауны телгә алып үтәргә була.

Байтак проектлар авылларның су тәэминаты сыйфатын яхшырту, иҗтимагый тәгаенләнештәге биналарның электр системасын ремонтлауга бәйле.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: