Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2019, 11:30

Шома-тигез юлдан йөриячәкбез

Комаров урамында юл ремонтлана

“Солнечный” төбәгендә яшәүчеләр шаярта: “Шофёр таныклыгы алу өчен имтихан тапшырыр алдыннан борма-борма юлдан үтәргә өйрәнергә теләсәң, безнең урамга рәхим ит. Бер-ике тапкыр үтсәң, остага әвереләсең”. Бу шаярту артык күңелле булмаса да, дөресе шул. Әмма бу атнадан әлеге мәзәккә нокта куелачак: “Солнечный”да юлның Чапаев урамы чатыннан Горький урамы чатына кадәр өлешендә ремонт башланды.

Битум һәм кайнар асфальт исе – автомобильче өчен бәхет исе бу. Үтеп баручылар эшчеләргә хуплаулы караш ташлап, грейдер һәм катоклар эшен күзәтә. Бәйләнчекләре бернәрсәне дә күз уңыннан яздырмый: асфальт салу технологиясе төгәл үтәләме?

Ремонт эшенә керешер алдыннан “ДорСтрой” җәмгыяте эшчәннәре юл түшәмәсен тузаннан һәм пычрактан арындырды, тоташсын өчен битум салып чыкты. Хәзер беренче тигезләүче катламны түшәү буенча чәмле эш бара. Аның ярдәмендә ялгашлар тутырыла. Аннары юлчылар асфальтның икенче төп катламын түшәячәк, шофёрлар тизлек режимын сакласын өчен ясалма тигезсезлекләр урнаштырылачак.

Шәһәр хакимиятенең төзекләндерү бүлеге җитәкче белгече Эльвира Кузьмина сүзләренә караганда, ремонтланучы юл түшәмәсенең озынлыгы 680 метр тәшкил итәчәк.

Күпчелек шофёрлар, тормозга басып та тормыйча, яңа салынган асфальт буенча очып үтә. “Алар яңа түшәмәгә зыян салмыймы?” – дигән сорау белән “ДорСтрой” җәмгыяте бригадиры Сергей Захаровка мөрәҗәгать иттек.

– Әле, беренче катлам салынганда, машиналарның зыяны юк, – ди ул. – Урап үтәргә кирәклегенә ишарә итүче билгеләр урнаштырдык, әлбәттә, әмма халык аларны асылда санга сугып бармый. Өстәвенә, биредә ихаталардан чыгу юллары күп. Барысын да ябып бетереп булмый.

Төп катламны салыр алдыннан юл түшәмәсен янә тигезләячәкбез, менә шул чагында хәрәкәтне чыннан да беразга туктатачаклар. Шәһәр халкы хәлебезгә керер дип уйлыйм – чөнки без аларның иминлеге хакына эшлибез ич.

Быел юллар Луначарский урамының Чапаев урамыннан Урманчы Морозов урамына кадәр; Мичурин урамында Гагарин урамыннан Ленин проспектына кадәр; Ситдыйков урамында – Ленин урамыннан Совет урамына кадәр; Көньяк урамында – Чехов урамыннан Луначарский тыкрыгына кадәр өлешләрендә; шулай ук Ленин проспектының Октябрьнең 70 еллыгы урамына кадәр хәрәкәт өлеше ремонтланачак.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: