Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2019, 12:56

Балаларга сөенче – балалар бакчасы күченде

Югары Бишенде авылында балалар бакчасын мәктәп бинасына күчерделәр

Бу балалар бакчасында берничә буын тәрбияләнгән – ни дисәң дә бинага кимендә ярты гасыр. Башта монда интернат-мәктәп урнашкан, соңыннан бинаны балалар бакчасына яраклаштырганнар. Агачтан салынган бинада үткәргечләр челтәре бөтенләй булмаган диярлек, анда елдан-ел уңайсызрак һәм хәвефлерәк була барган, санитария таләпләренә дә җавап бирми башлаган. Шуңа күрә быел балалар бакчасын урындагы мәктәпкә күчерергә карар ителгән.

– Хәзер беренче катта җентекле ремонт бара: иске идәннәр сүтелә, бинаны мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яраклаштыралар. Сентябрьгә биредә якты, чиста һәм уңайлы булачак, – ди балалар бакчасы мөдире вазифасын вакытлыча башкаручы Зөлфия Зәйнуллина.

Элекке бинада төрле яшьтәге балалардан туп-ланган бер генә төркем булган. Хәзер ике төркем оештырыла. Берсенә ике айдан башлап 4 яшькәчә, икенчесенә 4-7 яшьлек балалар йөриячәк.

Балалар бакчасында җылы бәдрәфләр, музыка залы, медицина һәм методика бүлмәләре, ихатада заманча уен комплексы булачак. Кыскасы, авыл халкы озак еллар дәвамында хыялланганча булыр дип өметләнәбез. Бу максатта акча – өч миллион сум “Хатын-кызларга мәшгульлек җәһәтеннән ярдәм – өч яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары булдыру” федерация программасы кысаларында бүленде.

Мәктәп белән күрше-лекнең дә уңай ягы бар: сабыйлар мәктәпкә җиңелрәк ияләшер, укытучылары белән танышыр – моның өчен сабыйлар һәм үсмерләр белән уртак чаралар үткәрү күздә тотыла.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: