Бу көннәрдә “Яшьләр” төбәгендәге 12нче йорт янында тын алу да җиңелрәк хәтта – ихата пөхтә һәм иркен хәзер. Биредә республиканың “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында төзекләндерү эшләре төгәлләнә: иске бордюрлар сүтеп алынган, яңалары урнаштырылган, юллар һәм машина калдыру урыннары киңәйтелгән. “ДорСтрой” эшчәннәре юл һәм җәяүлеләр сукмакларын асфальтлауны төгәлли.
Күрше 10нчы йорт ихатасында исә хозурлык – җәяүлеләр сукмакларын гына тәртипкә китерәсе калган.
– “ДорСтрой” җәмгыяте эшчәннәре ихатабызны июль башында ремонтлый башлады, ике атнада ул танымаслык булып үзгәрде, – ди йорт комитеты рәисе Зөлфия Кәримова. – Бу йортта 1990 елдан бирле яшим һәм йорт яны биләмәсен тоташ төзекләндерүне беренче тапкыр күрәм. Биредә хәтта кер элү мәйданчыгын да асфальтладылар. “Төньяк” идарәче компаниясе кер киптерү өчен корылма урнаштырырга вәгъдә итте. Ихатада видеокүзәтү камерасы, эскәмияләр, балалар мәйданчыгы корылачак.
Йортта яшәүчеләр подъездларны ремонтлау буенча республика программасына эләгергә хыяллана. Алар чыннан да утырып еларлык хәлдә. Әлегә Зөлфия Насретдин кызы, кулына смета алып, башкарылган эш сыйфатын күздә тота.
– Бөтен республика халкы кебек, туймазылыларга да бәхет елмайды, – дип сүзгә кушылды Асия Илгиз кызы. Балаларына якын булыр өчен ул берничә ел элек бирегә Ульяновскидан күчеп кайткан. Һәм ихаталарыбызны нәрсә белән чагыштырырга белә. – Без яңа төбәктә яшибез – анда ихаталар күркәм, төзек, кодагый исә иске кварталда яши. Бик котсыз анда. Чәчәклекләр дә, подъездлар янында эскәмияләр дә юк, үлән чабылмаган, балалар мәйданчыгы да юк диярлек. Анда “Башкортстан ихаталары” программасы юк шул.