Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль 2019, 11:24

Шахмат — зирәкләр уены ул

Бу уенга мөкиббәннәр бүген Халыкара шахмат көнен билгели

Софияны уен серләренә элек үзе дә шахмат белән мавыккан әнисе өйрәтә. Озакламый әнисенең белеме генә канәгатьләндерми башлый кызны. Үзен 1нче спорт мәктәбенең шахмат бүлекчәсенә яздыруларын үтенә ул. Шулай итеп, алты ел элек София яшь туймазылыларны бу уенга өйрәтүче тренер Нәфис Муллагалиев карамагына эләгә.

Сәгатьләр буе такта артында утырып, мәсьәләләр чишү һәм хәрәкәтләр өйрәнү җиңел булмый. Клубта беренче елы авыр бирелә Софияга, хәтта күнегүләрне ташларга да уйлый. Әмма әнисе башлаган эшне ташларга ярамый дип, дәвам итәргә күндерә. Нәтиҗәләре озак көттерми. Турнирларга чыга башлый – башта республика шәһәрләре буйлап, аннары Сочи, Чабаксар, Самара, Казан... Бер ел элек ул халыкара турнирларда катнаша башлаган. Ярышларда София көндәшләренең уйнавын игътибар белән күзәтә, көчле адымнарны игътибарга ала.

– Әкренләп Софияның үз стиле барлыкка килде, – ди тренеры. – Һөҗүм итәргә ярата – кызларга хас алым түгел бу. Көндәшләре гадәттә бу нәфис кыздан моны көтми, каушап кала һәм җиңелә.

Күптән түгел София һәм тагын берничә шахматчыбыз Казанда күләмле ярышта катнашкан. Анда ул кызлар арасында яшьтәшләре төркемендә икенче урын яулаган. Соңрак Стәрлетамакта үткән ярышларда шахматчы кыз беренче разряд таләпләрен үтәгән. Киләсе адым – шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидат. Тренерның да, Софияның да иманы камил – яуларлык биеклек бу.

Софияның сүзләренә караганда, ярышларда катнашу ошый аңа, уен дәрте, чәм уяна, ди ул. Нервлар соңгы чиккә җитеп, канда адреналин уйнаганда, кечкенә генә ялгышлык та җиңелүгә китерү ихтималын күздә тотып, 5-6 адым алдан уйларга кирәк булганда, – София, киресенчә, игътибарын туплап, көндәшеннән җитезрәк уйлый башлый.

Җиңү һәм канәгатьләнү тойгысыннан кала, ярышларда катнашу кызга керем дә китерә – җиңү өчен саллы "гонорар" түлиләр.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: