Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2019, 11:45

“Яныбызга Радий Хәбиров килгәч, арыганлык шундук юкка чыкты!”

Халыкара балалар уеннарын ябу тантанасында Туймазы спортчылары төбәк башлыгы белән аралашкан

Үткән ялларда төгәлләнгән 53нче Халыкара балалар уеннарында Туймазыдан 18 спортчы катнашты. Көннәре гаять эчтәлекле үтте аларның. Әмма чагу һәм истә калган вакыйгалар исәбендә спорт ярышлары гына түгел.

– Уеннарны ябу вакытын-да эргәбезгә республика Башлыгы Радий Хәбиров килеп, лаек чыгыш ясавыбыз белән котлагач, без сөенечебездән хәтта телсез калдык, – дип искә ала 14 яшьлек волейболчы Аделина Галләмова. – Бергәләп фотога төшәргә тәкъдим иткәч, бөтен арыганлык юкка чыкты!

Радий Фәрит улы туймазылыларның тренерлар штабы белән дә аралашкан. Укучыларны әзерләгән өчен остазларына рәхмәт белдереп, ярышларны оештыру һәм үткәрү уңаеннан фикер-тәэссоратларын сорашкан. Хушлашыр алдыннан егет-кызларга спорт белән тагын да чәмлерәк шөгыльләнергә киңәш иткән.

– Районыбыз тарихында беренче генә Халыкара уеннар түгел бу, – дип билгеләде район Хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов. – 2015 елда туймазылылар Нидерландиядә үткән уеннарда катнашты. Ул вакытта йөзүчеләребез биш медаль яулады. Быелгы Уеннарга Халыкара спорт федерациясе безгә җиңел атлетика, комлык волейболы һәм дзюдога гына квота бүлде. Әйтергә кирәк, нәкъ дзюдода медальләргә исәп тоткан идек. Егетләребез сынатмады. Көмеш медаль иясе Данил Миңнегулов һәм бронза иясе Шамил Гыймадиев Израиль, Кытай һәм Русия спортчылары белән алышты. Ярышларга аларны Марсель Хәбиров һәм Сергей Комиссаров әзерләде.

– Бүләклә-ребез күбрәк тә булалыр иде. Тәрбиялә-нүчеләребез физик яктан яхшы әзерләнгән, – ди дзюдочылар тренеры Марсель Хәбиров. – Әмма кайберәүләр рухи каршылыкны җиңә алмады. Чөнки алар мондый югарылыктагы ярышларда беренче тапкыр катнашты. Бу юнәлештә эшләячәкбез.

Яшь туймазылылар ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә Тайвань, Словения, Канада, Кытай, Швеция яшьләре белән аралашуын, билге һәм магнитлар алмашуын искә алды. Балалар бер-берсе белән инглиз телендә сөйләшкән, нәтиҗәдә чит телдән белемнәрен камилләштергән.

– Уеннар югары дәрәҗәдә оештырылган иде, – диде спортчылар. – Уфага килеп төшү белән һәрберебезгә яңгырдан саклаучы плащ, сөлге, шешәле су һәм хәтта оек салынган биштәр тоттырдылар. Моның ише “вак-төяк” күп нәрсә турында сөйли. Уеннарда катнашучылар өчен Уфа буйлап оештырылган сәяхәтләр дә күңелгә хуш килде. Шәһәрнең барлыкка килү тарихы, Салават Юлаев турында бәян иттеләр. Республика башкаласында еш булабыз. Аның турында күп нәрсә беләбез кебек иде. Әмма бу экскурсияләрдән соң барысына да башка күзлектән карый башладык.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: