Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2019, 12:08

Архитектура үзгәрмәячәк

Июнь башыннан тимер юл вокзалында тоташ ремонт бара

Тимер юл вокзалының кирпеч бинасы 1962 елда барлыкка килә. Хәзер бу бина – Туймазы районында иң борынгыларның берсе. Анда ремонт эшләре бара, тирә-як биләмә төзекләндерелә.

Тимер юл вокзалы начальнигы Александр Парафило сүзләренә караганда, бинаның алгы ягы үзгәрмәячәк, бу аның тарихи үзенчәлеген сакларга ярдәм итәчәк. Аны бары тик акшарлап һәм буяп чыгачаклар. Аның каравы, эчке яктан стеналарны яңартудан кала, тузган идән түшәмәсе алмаштырылачак. Шул ук вакытта архитектурасы сакланып, бина заманча төс алачак.

Вокзалның тирә-як биләмәсен төзекләндерүгә дә игътибар зур. Аны берничә ел дәвамында тәртипкә китерәләр инде. Вокзал янында барлыкка килгән фил сыны, ясалма сулык һәм үлчәүләр Туймазы балаларының яраткан урынына әверелгән.

Вокзал янындагы асфальт түшәмәнең бер өлеше тротуар плитәсенә алыштырылачак. Хәвефсезлек максатында вокзал яны биләмәсе белән хәрәкәт өлеше арасында киртә урнаштырылачак.

Ел саен безнең тимер юл вокзалыннан 400 меңнән артык пассажир тимер юл буйлап сәяхәткә чыгып китә.

Анфиса Аитова.


Читайте нас: