Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июль 2019, 13:27

Почтальон эше вакытка буйсынмый

Июльнең икенче якшәмбесендә илебез Русия почтасы көнен билгели

Русиядә тәүге почта стан-цияләре Х гасырда ук барлыкка килә. Ул вакытта почтальон вазифасын атчабарлар үти. Шул дәвердән бирле хәзерге почта эшчәннәренең хезмәт шартлары нык үзгәргән. Әмма бу һөнәргә кызыксыну, аның әһәмияте бүген дә кимеми.

Бүген илебездә почта элемтәсенең кимендә 40 мең бүлекчәсе һәм ике меңләп үзәге, 100ләп почтамт исәпләнә. Почтамтларның берсе Туймазыда урнашкан һәм Туймазы, Шаран районнарын һәм Октябрьский шәһәрен хезмәтләндерә. Аның эшендә шофёрлар зур урын тота.

Биредә эш көне 7.30 сәгатьтә башлана. Бу вакытта шофёрлар машиналарга ягулык сала, багажникларына посылка, бандероль, хатлар, гәзит һәм журналларның яңа санын урнаштыра. Почта хезмәткәрләренең иртәнге бурычлары моның белән генә чикләнми – кайбер почта элемтәсе бүлекчәләренә шулай ук яңа пешкән икмәк, бозылмый торган ризыклар китерелә.

Көненә 180-200 км үтү алар өчен гадәти хәл. Иң озын маршрут 270 километрга җитә. Төрле хәлләр була, әлбәттә. Почта автомобиле ватылырга, юл-транспорт казасына очрарга мөмкин. Иң мөһиме – тату коллектив хезмәттәшен бәладә калдырмаячак. Машинаны сөйрәтеп алып кайтачаклар, гәзит, журналларны да вакытында илтеп җиткерәчәкләр.

– Эшем ошый. Биредә 15 ел эшлим, – дип елмая шофёрларның иң өлкәне Фларит Усманов.

Әйткәндәй, ул үзе дә, хезмәттәшләре дә даими рәвештә һөнәр осталыгы бәйгеләрендә катнаша. Шуларның берсе – Динар Фәхретдинов – күптән түгел катнашкан анда: юл-хәрәкәт кагыйдәләренә, автомобиль корылышына, машина йөртүгә кагылышлы сорауларга җавап биргән. Бу юлы бүләкле урын яуламаса да, күңеле булган.

– Почта хезмәткәре һөнәре вакытка буйсынмый, – дип йомгаклый сүзне Туймазы почтамты директоры Айдар Рифкать улы Мөхәмәтов. – Элек халык бер-берсенә хат языша иде, хәзер бу йола онытылды. Әмма хатларны бандерольләр алмаштырды. Почта хезмәтләре исемлеге көннән-көн арта.

Виолетта ЗИННӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: