Нөркәй һәм Иске Собханкул авыллары арасындагы Бишенде инеше аша салынган күпер 1953 елда ук төзелгән. Вакыт үтү белән ул ныклыгын һәм үткәрү сәләтен җуйган, шулай ук хәвефсезлек таләпләренә тәңгәл килми башлаган. Шуңа күрә аны сүтәргә һәм урынына куәтлерәк күпер салырга карар ителгән.
БР Юл хуҗалыгы идарәсе
эш заказчысы булган, үзгәртеп коруны исә Уфаның “Магистраль” җәмгыяте башкарган. Тоташу-юлларын да исәпкә алып, яңа күпернең озынлыгы 35 метр тәшкил итә. Аралык-корылма монолит тимер-бетон белән тоташтырылган 15 метр озынлыктагы тимер-бетон терәүләрдән тора. Күпернең ике ягында да култыкса-киртәләр урнаштырылган.
Юлга салынган комташ агып китмәсен-таралмасын өчен монолит тимер-бетон белән беркетелгән, юл читләре тәртипкә китерелгән.Хәрәкәт өлешенә асфальт түшәлгән.
Күперне төзү барышында ташу чорында ярларыннан чыккан, боз тыгылып җәфалаган Бишенде инеше үзәне тирәнәйтелгән.
Яңа Собханкул авылында яшәүче Альфира Ситдыйковага иске күпернең һәр ташы таныш. Шушы юлдан байтак еллар Нөркәй авылына эшкә йөргән ул.
– Җәяүлеләр өчен аны чыгу куркыныч иде, – ди ул. – Күпер тар иде. Ә хәзер машина юлы һәм җәяүлеләр сукмагы арасында хәвефсезлек ызаны бар.
“Магистраль” җәмгыяте директоры урынбасары Дмитрий Кириллов сүзләренә караганда, заманча технологияләр һәм белгечләрнең осталыгы эшне билгеләнгән вакыттан өч айга алдан төгәлләргә ярдәм иткән.