Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июль 2019, 11:53

Шешә һәм ампуладан – электроника җитештерүгә

Туймазы медицина пыяласы заводында яңа сәнәгатьләр ачу күздә тотыла

Үткән гасыр урталарында Туймазыда, чүпрә салган кебек, яңадан-яңа сәнәгатьләр барлыкка килә: чагыштырмача кыс-ка вакыт эчендә биредә тимер-бетон эшләнмәләр, кирпеч, газ эшкәртү һәм автотрактор заводы, тегү фабрикасы ачыла... Шуңа күрә 1958 елның 31 декабрендә тагын бер – медицина пыяласы заводы эшли башлау шәһәр халкы өчен зур вакыйга булса да, үзенчәлекле булмый.

Сынатма, Европа!

Аның шәһәр һәм республика өчен әһәмияте гаять зур булу соңрак аңлашыла, Туймазы медицина пыяласы заводы медицина тәгаенләнешендәге пыяла эшләнмәләр (флаконнар, ампула, пыяла көпшәләр...) җитештерү өлкәсендә үзен илебезнең иң зур предприятиесе итеп таныта. Берничә дистә ел дәвамында ул шушы эшләнмәләр белән байтак химия-фармацевтика һәм витамин заводларын, фән-тикшеренү институтларын тәэмин итә. Эшчәнлек иң югары ноктага җиткәндә биредә җитештерелүче продукциянең ассортимент төрлелеген кимендә өч дистә атама тәшкил итә. Эшчәннәр саны 2000нән арта.

Үзгәртеп кору башлану аның эшчәнлегендә әллә ни чагылмый – ампула һәм флаконнарны алып бетереп баралар. Шул ук вакытта сыйфатлы, иң мөһиме – арзан эшләнмәләргә ихтыяҗ тәкъдимнән арта. 90нчы еллар ахырында аны акционерлаштыралар һәм шунда аның үсеше туктала.

Кайчандыр куәтле предприятиенең таркалуына нәрсә сәбәпче булган – бу аерым тарих. Берәүләр милек ияләренең сәнәгатьне камилләштерүгә акча салырга теләмәвен телгә ала – имеш, иске мичләрдә ХХI гасырга уңышлы барып керәлмисең. Икенчеләре конъюктура үзгәрүне билгели: Азия җитештерүчеләре базарны арзан продукция белән тутыру өстенә, күпчелек фармацевтика концерннары савыт-кап җитештерү өчен үз линияләрен булдыра. Шуңа күрә алынган халыкара ISO яраклылык сертификаты да, милекчене алыштыру да ярдәм итми. 2013 елда завод эшчәнлеге туктатыла, 2018 елның февралендә Башкортстан Арбитраж суды предприятиенең тулы бөлгенлеген таный.

Шушы дәвердә сәнәгать цехлары, зур биләмә эшсез тора.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Алексей ШИЛЬНИКОВ,
Эмиль МУСИН.


Читайте нас: