Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июль 2019, 11:42

2020 ел Русиядә Хәтер һәм дан елы булачак

РФ Президенты Владимир Путин илебез киләсе елга билгеләячәк Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тиешле Указга кул куйган.

Чараларны оештыру Русиянең “Җиңү” оештыру комитетына йөкләтелгән, аңа Президент хакимияте башлыгы Антон Вайно җитәкчелек итәчәк. Ай дәвамында хөкүмәт төп чаралар планын әзерләргә һәм расларга тиеш булачак.

Моңа кадәр Путин Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә АКШ президенты Дональд Трамп һәм Франция башлыгы Эммануэль Макронны чакырды. Соңгысы килергә ризалык биргән инде. Чакырылган кунаклар исәбендә – ФРГ канцлеры Ангела Меркель, КХР рәисе Си Цзиньпин.
Читайте нас: