Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2019, 14:21

Юл газабы – гүр газабы

Казнаковка авылы халкы озакламый юллы булачак

Шәһәргә бару өчен кешеләр башта тездән пычракка чумып, автотрассага кадәр җәяү атларга, аннары юл уңаенда машина туктатырга мәҗбүр булды - якындагы “Төмәнәк – Шаран” автотрассасына кадәр кимендә җиде километр. Язгы-көзге чорда аны җиңел автомобильдә үтү мөмкин түгел. Шуңа күрә сыйсыз көннәрдә бу юл аша “ашыгыч ярдәм” һәм балаларны Төмәнәк мәктәбенә ташучы мәктәп автобусы да чак керәлде.
Бүген иртә таңнан караңгы төшкәнче биредә мотор гөрелдәве тынмый – зур йөк машиналары, экскаваторлар, бульдозерлар, автокраннар эшли. Нефтекамадан “Танып” җәмгыяте асфальт юл төзи биредә.
Башта төзүчеләр булачак автотрасса үтәчәк биләмәне чистарткан һәм тигезләгән. Юлны күтәртү өчен туфракны якындагы карьерлардан ташыйлар. Проектка шулай ук тукталыш павильоны урнаштыру да кертелгән.

Гүзәл Бәдретдинова.

Читайте нас: