Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2019, 13:57

Саумысыз, арсланбәклеләр!

Якшәмбе, 7 июльдә, Туймазы районының Яңа Арсланбәк авылы халкы иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе - сабан туена ашыкты.

Саумысыз, арсланбәклеләр!
Якшәмбе, 7 июльдә, Туймазы районының Яңа Арсланбәк авылы халкы иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе - сабан туена ашыкты. Халык чыннан да күп иде - Үрмәкәйдән дә, Сәрән, Иске Арсланбәк, Төпкилде авылларыннан да җыелдылар. Классташлар, замандашлар очрашты.
Сәрән авыл советы депутаты Гүзәл Таҗетдинова бәйрәмне оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе. Аның бу тәкъдимен авылның чәмлеләр төркеме күтәреп алган, авыл советы хакимияте хуплаган. Искиткеч бәйрәм булды бу. Тантананы алып баручылар Уфа “Нур” театры актрисасы, шушы авыл кызы Лилия Таҗетдинова һәм Туймазы татар драма театры актеры Айдар Хөснетдинов, җырчылар Айнур Шәйхәйдаров, Илһам Сираев, Казан кунагы Илдус Хәлиуллин, “Нур” театры актрисасы Гөлназ Биктимерова, биюче кыз Гүзәл Галинаның чыгышлары бу бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде. Яшьләр яшьләр инде. Җырладылар, биеделәр, шаярттылар, хәтта уеннарда да үзләренең көчләрен сынадылар. Уен дигәннән, бик уйлап оештырылган иде алар. Халык арасында буталып, күренми калмасын өчен махсус урын билгеләнгән. Ул мәйданның кап уртасында. Шуңа күрә тамашачылар уен-ярышларны да күзәтте, артистлар чыгышы белән дә хозурланды. Авызга йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп йөгерү дисеңме, көянтә асып та узыштылар, “атта” да чаптылар, кул көрәштерделәр, хәтта... чаңгыда узыштылар. Бәйрәм булгач, бүләге дә була: авылны, зиратны төзекләндерүдә чәмле катнашкан, матди ярдәм күрсәткән авылдашларын, иңгә-иң тигез гомер кичергән гаилә парларын билгеләп уздылар. Афәрин, арсланбәклеләр!

Айгөл Әхмәтҗанова.

Казан кунагы – Илдус Хәлиуллин.

Уфа “Нур” театры актрисасы Гөлназ Биктимерова.
Сәхнә артында - “подтанцовка”.
Кеше ышанмас - “дпс хезмәткәре” йомырка салынган кашык кабып йөгерә.
Илебезнең спортчы-чаңгычыларына менә кемнән үрнәк алырга кирәк.



Читайте нас: