Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2019, 11:38

Карта белән – "Алга"

Башкортстанда “Башавтотранс” дәүләт предприятиесе автобусларында, шул исәптән шәһәр яны транспортында, трамвай һәм троллейбусларда кулакчасыз исәпләшү мөмкинлеге бирүче бердәм “Алга” транспорт картасы гамәлгә керде.

1 сентябрьдән укучылар һәм студентлар картасы чыгару күздә тотыла. Бер тапкыр кулланылучы, айлык, еллык карталар каралган.

Проект әлегә Уфада гына гамәлдә, әмма августта аның тәҗрибәсен бөтен республикага тарата-чаклар. Мәсәлән, Туймазыда яшәүче кеше, “Алга” картасы сатып алып, аның белән башкала, Стәрлетамак шәһәре автобусларында, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутларда йөри алачак.

Картаны бүгеннән Уфаның “Русия почтасы” бүлекчәләрендә, “Бәйрәм” сәүдә челтәрләрендә, “Уфа Печать” киоскларында, соңрак кондукторлар аша сатып алырга мөмкин. Озак-ламый карталар “Сбербанк” һәм “Уралсиб” банклары бүлекчәләрендә дә сатылачак.
Читайте нас: