Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2019, 11:26

Җанга һәм тәнгә сихәт

Нөркәй авылында яңа мәчет ачылды


Шимбә көнне узган тантаналы чараны Мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин ачты. Үзенең сәламләү чыгышында ул гыйбадәтханәләр төзү төбәгебез өчен күркәм йолага әверелүен билгеләде. Чөнки мәчет – кешеләрне берләштерү, рухи яктан сафландыру үзәге, ислам диненең игелеклелек, яхшылык чагылышы ул. Баш мөфти кырык еллап элек республикада барлыгы 15ләп мәчет исәпләнүен, бүген исә Туймазы районында гына да аларның 40тан артык булуын ассызык-лады. Тоташ Башкортстанда мөселман халкы өчен 1200 имам йорты бар.

– Әмма мәчет төзү генә аз. Анда кеше өзелмәсен, гыйбадәтханә ишекләре һәрвакыт ачык булсын, – диде Тәлгать Таҗетдин.

Җегетәк авылы хәзрәте Рамил Тимербаев имам йорты төзелеше тарихы белән таныштырып үтте. Аны күтәрү нияте 2006 елда Җегетәк авылы мәчетенә чираттагы гает намазына ике авылдан күпләп дин тарафдарлары җыелгач туа. Урын җитмәү сәбәпле, авыл аксакаллары Рамил хәзрәткә Нөркәй авылында мәчет төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Төзелеш урынын тәгаенләү, документлар рәсмиләштерү өчен берничә ел таләп ителә. 2016 елда гына эшкә тотыналар.

Беренчеләрдән булып хәйрия ярдәмен Сабит Насыйбуллин, Минзаһит Шәңгәрәев, Рәшит Габдрәхимов күрсәтә, бу акчага булачак мәчет өчен нигез чокыла. Эш алга бара. Гыйбадәтханә төзүдә авыл халкы, шушы авылдан чыгучылар – республиканың һәм Русиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр ярдәм күрсәтә башлый. Шул исәптән эшкуарлар да. Мәсәлән, Эльнар Нәфыйков кран белән ярдәм итә, Айдар Насыйбуллин кирпеч кайтара. “Корона” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Мәмлиев, Нәзим Кашапов мәчет өчен җылылык казаны сатып ала, “Экватор” җәмгыяте директоры Динар Заһиров – капка һәм койма, “Строймастер” кибете директоры Линар Гафуров ишекләр хәстәрли. Мәчетнең түбәсен кәсепчеләр Ильяс Саниев, Әхәт һәм Азат Газизовларның акчалата ярдәме исәбенә ябалар, җылылыкны исә “ПКФ “Виконт” җәмгыяте җитәкчесе Раил Мортазин ярдәме белән кертәләр. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Әдибә Исламгәрәева, Ринат һәм Эдуард Мөхәмәтҗановлар һәм башкалар саллы ярдәм күрсәтә.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: