Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 июль 2019, 12:36

Зур экран каршында очрашырбыз

“Заманча шәһәр мохите тәэмин итү” дәүләт программасы ярдәмендә башка объектлар исәбендә шәһәрдә видеоэкран барлыкка килде


Татар драма театры янында заманча балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк, “Родина” мәдәният йорты алдына сырлы таш түшәячәкләр. Моннан тыш, мәдәният йорты янында сыннар урнаштырылачак, әле нинди булачагы билгесез. Бинаның үзендә һәм афиша-игъланнар урнаштыру урыннарында яктырткычлар корылачак. Әмма бу эшләр башланачак кына әле. Аның каравы, Хәсрәтле ана хәйкәле янында өченче атна инде берничә подряд оешмасы эшли. Аларның һәркайсының үз бурычы. “Проджектс” җәмгыяте эшчәннәре сквер әйләнәсе буенча электр яктырткычлары урнаштырган, һәйкәлне һәм тирә-як биләмәне яктырту өчен кабель сузган.
“Стройгарант” җәмгыяте юл түшәмәсен куптара – асфальт урынына аның эшчәннәре бөтен сквер буенча тротуар плитәсе салачак. Аккошлы фонтан янына барган җәяүлеләр сукмак-ларындагы асфальт та сырлы ташка алыштырылачак. Тоташ алганда ул 2400 кв. метрга түшәләчәк. Моннан тыш, фонтан янында резина түшәмәле балалар мәйданчыгы җиһазланачак. «Хәсрәтле ана» архитектура композициясен һәм тирә-ягындагы биләмәне төзекләндерүне “Стройголд” җәмгыятенә ышанып тапшырганнар. Аның хезмәткәрләре мәрмәр йөзләү плитәсен салдырган инде. Постаментны ныгытачаклар һәм, түгәрәк рәвешкә китереп, кара гранит белән йөзләячәкләр. Һәйкәл алды киңәйтелеп һәм күтәртелеп, граниттан салыначак. Ниһаять, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазыдагы филиалы хезмәткәрләре Мәңгелек ут касәсен һәйкәлдән читкәрәк күчереп урнаштырды. Аның урынында чәчәкләр салу өчен тумба корылачак. Әйткәндәй, һәйкәлнең үзенә үзгәрешләр кертелмәячәк.
Дүртенче биләмә – шәһәр мәйданында – проект кысаларында кертелгән нәтиҗәләр күренә инде. 24 метр мәйданлы зур телевизорда “Шәһәр мохите” видеоязмалары күрсәтелә башлады.
Шәһәр биләмәсе башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, видеоэкраннан хәвефсез тормыш-көнкүреш нигезләре, Туймазыда төрле җәмәгать чаралары үткәрелү турында кыска фильмнар барачак. Шулай ук шәһәрдә үтәчәк күләмле мәдәни һәм спорт чаралары турында игъланнар чыгачак. Кыш көне боз шәһәрчегенә килгән балалар җансурәт карый алачак. Дәү телевизорны тәүлек әйләнәсенә эшләтергә ниятлиләр. Моннан тыш, үзәк мәйданны биш метрлы яктырткыч шар бизәячәк.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: