Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 июль 2019, 12:12

Ярышка – яңа киемнән

Районның яшь спортчылары Халыкара балалар уеннары медальләре өчен көрәшәчәк

9-14 июльдә Уфада Олимпия комитеты ярдәме белән күләмле спорт вакыйгасы – 53нче Халыкара балалар уеннары узачак. Анда 12-15 яшьлек 1500 спортчы катнашачак. Дөнья алтыны өчен көрәшкә туймазылылар да кушылачак. Районның 18 спортчысы җиңел атлетика, дзюдо һәм комлык волейболында алдынгылык өчен алышачак.

Безнең команданың рәсми билгесе һәм вымпелы расланган һәм җитештерелгән, алар район Хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов сызымнары буенча башкарылган, яңа спорт киеме сатып алынган. Белгечләр фикеренә караганда, туймазылыларның халыкара ярышларда алдынгылык яулавына ышаныч бар.
Читайте нас: