Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 июль 2019, 12:03

Күптармаклы үзәктә ребрендинг үтәчәк

Илебезнең барча оешмалары да уртак стильгә китерелә

2013 елдан Русиядә Дәүләт һәм муниципалитет хезмәтләре күрсәтү буенча күптармаклы үзәкләр (МФЦ) системасы өчен уртак бренд булдыру өстендә эш бара. РФ Икътисад үсеше министрлыгы проект кысаларында барлык төбәк өчен дә “Саклык банкы” һәм “Русия почтасы” кебек танылырга тиеш “Минем документлар” фирма стиле булдырган.

Ремонт һәм ребрендинг эшләре бөтен рес-

публика буенча бара. Туймазыдагы филиалда “Минем документлар” стилен оештыруга 15 июльдә керешәчәкләр. Мөрәҗәгать итүчеләр өчен эш бинасы ябылмый – документлар элекке тәртипкә ярашлы кабул ителә. Шулай да ремонт эшләре халыкка вакытлыча уңайсызлыклар тудырачак, шул уңайдан МФЦ район халкыннан алдан гафу үтенә һәм, мөмкин булса, МФЦга мөрәҗәгать итүне кичектереп торуны, 15 июльгә кадәр мөрәҗәгать итүне, алдан язылуны сорый. Ремонт эшләре июль ахырына төгәлләнәчәк.
Читайте нас: