Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 июль 2019, 11:44

Булдыксызларга түләмәскә

Район башлыгы намуссыз подрядчыларның эше өчен түләнмәячәк дип янады

Үткән пәнҗешәмбедә район Хакимияте башлыгы идарәче компанияләр һәм шәһәрнең үткәргечләр хезмәтләре җитәкчеләре белән йорт яны биләмәләрен һәм подъездлардагы ремонтны тикшерергә чыкты.

Чапаев урамындагы 28нче йорттан башладылар. Биредә башлыкны төбәк халкы уратып алды, алар балалар мәйданчыгының уңайсызлыгыннан зарланды. Атап әйткәндә, күптән түгел урнаштырылган атынгычка карата канәгатьсезлек белдерделәр. Бала-чаганы җәлеп итә ул, тик аңардан файдалану мәшәкатьле – утыргычлары бик биек куелган, үсмерләрнең дә буе җитми хәтта.

Көньяк урамның 50нче йортында яшәүчеләрнең шелтә-дәгъвалары биредә урнаштырылган сыйфатсыз тренажёрлы спорт мәйданчыгына кагыла. Урыны-урыны белән тутыккан, сынган, селкенеп торган металл корылмаларны күргәч, гайрәт чигә – бер дә спорт белән шөгыльләнәсе килми. Ихата халкы аларны алмаштыруны үтенде. Айдар Рифгать улы кыска вакыт эчендә ихатаны тәртипкә китерергә кушты.

Район башлыгын йорт яны биләмәләре торышы канәгатьләндермәде, ул идарәче компанияләргә чүп үлән баскан акланнарны тәртипкә китерергә, чүп мәйданчыклары һәм тротуарлар җиһазларга, җимерек юл ташларын алыштырырга, ихаталардагы чокырлардан арынырга кушты. Хуҗасыз ихата биләмәләрен межалау бурычы да йөкләтелде бу оешмаларга.

Җәяүле рейд ахырында Островский урамындагы 43нче йорт ихатасына сугылдылар. Республика программасы кысаларында биредә подъездлар ремонтланды.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: