Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 13:18

Янгын – уен түгел

“Бабай утары” музей-этнография комплексында “Хәвефсез каникул” дип аталган гаиләләп ял итү чарасы үтте

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгы һәм республиканың “Гаилә” ресурс үзәге тәкъдиме белән ялны гаилә белән күңелле һәм файдалы үткәрү чарасы күркәм йолага әверелде.

Үткән шимбәдә оештыручылар – районара “Гаилә” үзәге балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын хәвефсезлек мәсьәләләренә юнәлтте. Республиканың янгын хәвефсезлеге хезмәте, 48нче янгын сүндерү-коткару бүлеге, “Бөтенрусия ирекле янгын каравылы җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе хезмәткәрләре өйдә, мәктәптә, лагерьда, урманда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Янгын сүндерүчеләр махсус техникасында килде һәм янгын сүндерү чараларын күрсәтте. Эссегә чыдам махсус костюмнарын да киеп карарга рөхсәт иттеләр. Халык аларны кигәч, янгын сүндерүчеләр коткару тукымасын җәеп, кешеләрне биек биналардан коткару тәртибен аңлатты.
Читайте нас: