Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 13:52

Ихаталарда - видеокүз

Туймазыда күпкатлы йорт биләмәләре тоташ төзекләндерелә

Шәһәребезнең тугыз ихатасы быел “Башкортстан ихатасы” республика программасында катнаша. Ул күпфатирлы йортлар биләмәләрен үзгәртеп коруга йөз тота.
1,7 миллиард сумлык проект бу. Әлеге вакытта Островский урамының 10/1, Мичурин урамының 17, 17а йортлары ихаталарында машина кую урыннары киңәйтелә, юл ташлары алмаштырыла һәм күчерелә, җентекле ремонт ясала. Урам баганалары да күчерелгән, яктырткычлар ут-диодлыга алмаштырылган.
Островский урамындагы 9, 9/1, 10/1 һәм Мичурин урамының 17, 17а йортлары ихаталарында яңа уен мәйданчыклары пәйда булачак. Төзекләндерү эше ахырында эскәмияләр һәм кече архитектура сыннары урнаштырылачак. Программага кергән калган җиде ихатада да шундый ук эшләр башкарылчак. Әйткәндәй, һәр ихатада видеокүзәтү камералары куелачак.
Программа алты елга исәпләнгән. Димәк, тагын байтак ихата тәртипкә китереләчәк. Туймазыда программаны тормышка ашыруга бәйле чыгымнарның төп өлешен - 79,3 миллион сумны республика финанслый, 4,2 миллион сумын төбәк бюджеты кертәчәк. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән 0,8 миллион сум җыелачак.

Айгөл Әхмәтҗанова.


Читайте нас: