Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 13:47

Автопоезд авылларга юлланды

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” чарасы кысаларында биш автопоезд Башкортстан авылларына сәфәрен дәвам итә

29 июньдә Кандрага УЗИ аппараты, маммограф һәм кардиовизор белән тәэмин ителгән күчмә медицина модуле килде. Өч көн дәвамында эндокринолог, шулай ук төбәк хастаханәсе белгечләре – хирург, кардиолог, невролог, гинеколог һәм терапевт 172 кешене кабул итте. Шуларның 30ы – якын-тирә авыллардан. Эшне тизләтү өчен кешеләрне Кандра авыл советы һәм Туймазы үзәк район хастаханәсеннән бүленгән автобусларда ташыдылар. "Сәламәтлек автопоезды" килү эссез узмаган – маммография нәтиҗәләре буенча гына да 75 кеше өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.

Собханкул авылына “күчмә хастаханә” 2 июльдә килде. Авылда флюорография кабинеты юк, шуңа күрә флюорографлы өстәмә диагностика модулен күпләр көтте. Иртәнге сәгать сигезгә хастаханә биләмәсендә чират хасил булган иде. Төбәк хастаханәсенең рентген-кабинет лаборанты Фәйрүзә Закирова сәгать ярым эчендә 20 авыруны кабул итте.

Гүзәл БӘДРЕТДИНОВА.

Мәкаләнең дәвамы һәм “Сәламәтлек автопоезды”ның башка авылларга кайчан киләчәге турындагы мәгълүмат - “Туймазы хәбәрләре” гәзитененең 4 июльдәге 77нче санында.

Читайте нас: