Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2019, 11:34

Яшьләр көне. Яңгыр астында булса да, күңелле

Имтиханнар тапшырылган, сессия ябылган, дәртле көйләргә биеп, кинәнергә дә мөмкин.


Имтиханнар тапшырылган, сессия ябылган, дәртле көйләргә биеп, кинәнергә дә мөмкин. 27 июньдә Туймазыда Русия яшьләре көненә багышланган бәйрәм концерты узды, анда шәһәр халкы рәхәтләнеп күңел ачты.

Быел Яшьләр көне 61нче тапкыр үткәрелә – шактый дәрәҗәле яшь бу. Илебез бу көнне һәр елны өзеклексез диярлек бәйрәм итә.

Пәнҗешәмбе кич, көн сыйсыз булуга карамастан, шәһәр мәйданында яшьләр хакимлек итте. Күңелең тулы шатлык булса, яңгыр гына комачаулый алмый икән. Биеп-җырлап күңел ачкан туймазылылар бераз чыныкты да әле. Күпләре хәтта чатырларын да ачмады, күлдәвекләрдә биеде.

Алып баручы Ләйсән Пати тамашачыларга яхшы кәеф өләште:

– Яшьлек яшь кысаларына гына сыймый. Яшьлек – күңел халәте ул. Яшьнәгез, яратыгыз, ничә яшьтә булуга карамастан, яшьлек чәмен югалтмагыз! – дип инандырды ул.

Альбина Весна, Илдус Мамалимов, Венера Латыйпова, Лиана Габдрәфыйкова, “Кызыл бордюрлар” төркеме башкарган җырлар яңгырады, Уфадан “Magic five band” төркеме чыгыш ясады. Инглиз, француз һәм, әлбәттә, башкорт һәм рус телләрендә җырлар башкарылды. Тамашачылар “Феникс”, “Нон-стоп” бию коллективларын, КВНчыларны кайнар сәламләде. Шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин яшь буын вәкилләре белән чәмле эшләгән һәркемгә рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырды.

– Сез, яшьләр чәмле үссен, яңалыкка омтылсын, безгә шатлык китерсен һәм Русияне куәтле ил итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – шәһәребезнең яшь вәкилләренә теләкләр шундый иде.

Виолетта ЗИННӘТУЛЛИНА.


Читайте нас: