Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 12:49

Кан тамырларында – бензин, йөрәк урынына – мотор

Район биләмәсе буйлап “Пекин-Париж” автоузышында катнашучылар колоннасы үтте

Узган якшәмбедә туймазылылар гаҗәеп вакыйга шаһиты булды: районыбыз аша 120 машинадан торган колонна – “Пекин-Париж” ретро-узышында катнашучылар үтте. Автомобильләрнең иң искесе 1907 елда җитештерелгән хәтта!

Кандра һәм Бикмәт авыллары арасындагы комташ юлда хәбәрчебез берничә секунд маршрутны ачыклау өчен пит-стопта тукталган карларның берсенең шофёры белән аралашырга өлгерде. Ул русча сөйләшми иде диярлек. Әмма М5 юлының Кандра янындагы күптән түгел ремонтланган өлешен бәяли алды: “Аспальт – карашоу!”

36 көндә узышта катнашучылар 15 мең километрлы юл үтәчәк. Кытайда башланган маршрут Монголия, Русия, Финляндия, Германия, Бельгия – барлыгы 11 ил аша узачак.

Раллида дөньяның 26 иленнән “Винтаж” (1941 елга кадәр җитештерелгән) һәм “Классика” (1975 елга кадәр) класслы машиналар катнаша. Алар арасында Русия экипажы да бар. Алар 1972 елгы ВАЗ-2103 машинасында чыгыш ясый.

Ралли өч елга бер тапкыр уза. Беренче тапкыр ул 1907 елда була, Франциянең “Матэн” басмасы теләгән һәркемгә үз машинасында Пекиннан Парижга кадәр җилдерергә тәкъдим итә. Тәкъдимнең өндәмәсе – “Без моны расларга тиеш: кеше автомобильгә ия икән, ул кулыннан килгәннең барысын да эшли, теләгән җиренә бара ала”. Кан тамырларында – бензин, йөрәге урынында “ялкынлы мотор” булган кешеләр моны икенче гасыр рәттән раслый инде.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
Читайте нас: