Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 12:15

Дүртенче солдат өенә кайтты

Тагын бер совет яугире кече ватанында җирләнде

Евгений Горюхин 1914 елда Югары Троицкий авылында колхозчы гаиләсендә туган. Анда аңардан башка тагын тугыз бала үскән. Сугышка кадәр өйләнгән, Валентина исемле гаҗәеп кызы туган. Бөек Ватан сугышы аның барлык хыялларын челпәрәмә китергән.

Евгений Куйбышев (хәзер Самар) өлкәсеннән фронтка алынган. 153нче аерым танк бригадасында алышкан. 1942 елның августында Тверь өлкәсендә һәлак булган.

Мәскәүдән “Пионер” эзтабарлар отряды 9 Май алдыннан Ржев районы Федорково авылында кече сержант Евгений Полиектовичның җәсәде һәм язмалы медальонын тапкан. Аннары Туймазыдан Х.А. Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды ирек-ле ярдәмчеләре аның туганнарын эзләү белән шөгыльләнгән. Кызганыч, Евгений Полиектовичның туганнары калмаган. Кызы Валентина да исән түгел инде. Евгенийның ике туганы да сугыш елларында һәлак булган. Җеп очы Кандра “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йорты мөдире

Татьяна Рыбаковага китер-гән. Евгений – аның әбисенең бертуган абыйсы.

– Безнең көннәрдә чәмле алып барылган эзтабарлык эшчәнлегенең сугыштан соң ук башланмавы кызганыч, – диде ул.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: