Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 12:58

Аналог юк

Редакция район халкына аналог телевидениесе гамәлдән чыгарылгач нинди авырлыклар очравын күздә тотуны дәвам итә

Туймазы районының бер читендә урнашкан бәләкәй генә Яңа Арслан авылында (Бишкурай авыл советы) челтәр газы да юк хәтта. Анда яшәүчеләр телевидение каналларын исә сыйфатлы итеп карый. Федерациянең максатлы “Русия Федерациясендә 2009-2018 елларга телерадиоканалларны үстерү” программасы ярдәмендә Русия телевидение һәм радио челтәрләре филиалы “Башкортстан Республикасы радио-телевидение тапшыру үзәге” тоташ республикада санлы эфир телевидениесе өчен каланчалар корды.

Шуның берсе Бишкурай авыл советы биләмәсендә дә барлыкка килде.

– Телевизорыбыз иске, туганнарыбыз исә санлы приставка алып килде, каналларны көйләргә ярдәм итте, -– дип шатлана Яушевлар гаиләсе.

Фәйрүзә Хаҗи кызы һәм Зыя Зиннур улы гомер кичергән, балалар үстергән авылын ташлап китәргә теләми. Яшьләр үзләре әби-бабасының даими хәлен белә. Юк-юк та, 20 телевидение каналының берсен карау өчен телевизор кабыза алар.

– Тик кичә дөрес төймәгә басмаганмын, бөтен программа югалды, – дип зарланды апа редакция фотографына. Егетебез сәбәбен тиз тапты – телевизор пультында TV/AV төймәсе дөрес күчерелмәгән – һәм яңача көйләде.

Кәкребаш авыл советының бәләкәй Аблай авылы шәһәрдән әллә ни ерак урнашмаса да, санлы эфир телевидениесе тоткан төбәккә эләкмәгән. Анда яшәүчеләргә иярчен телевидение җыелмасы алырга туры килгән. Чыгым бер гаиләгә дүрт мең сум чамасы тәшкил иткән. Әмма халыкның ике катламына – пенсиясенә федерация җәмәгать өстәмәсе алган пенсионерларга һәм балага ай саен түләнелүче пособие алган балалы мохтаҗ гаиләләргә дәүләт ярдәме каралган, җиһаз түләүсез бирелә.

Гөлчәчәк Гыймаева, өч бала анасы, моның зур ярдәм булуын белдерде.

– Җиһазны алдык та инде. Балалар шатланып җансурәт һәм балалар өчен тапшырулар карый. Сурәте сыйфатлы. 20 түләүсез каналдан карау өчен нәрсәдер сайлап алырга мөмкин, – ди Гөлчәчәк Мирхатип кызы.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: