Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2019, 12:56

Юлның бер өлешен генә үттек

Туймазы үсмерләре чираттагы “Хәтер вахтасы”ннан кайтты


Башкортстан эзтабарлары быел яз Ленинград, Новгород, Псков, Волгоград өлкәләренә сигез сәфәр кылды. Анда республиканың 23 районыннан кимендә 170 кеше катнашты.

Эзтабарларыбыз Ленинград өлкәсе Киров районы Вороново ызанына ел саен бара. Бөек Ватан сугышында 286нчы “вологодская” атучылар дивизиясе биредә Ленинград блокадасын өзәргә омтылган дистәләгән мең сугышчысын югалта.

Нәкъ 8 ел элек Башкортстаннан “ВАУРовец” отряды эзтабарлары ызанда 286нчы атучылар дивизиясенең беренче командиры Геннадий Соколовның җәсәден таба. Ул 1941 елның 11 сентябрендә беренче алышта ук һәлак була. Быел яугир башын салган урында йолдыз урнаштырылган. Русиянең башка эзтабарлары һәлак булган сугышчыларны һаман эзли.

Быел Ленинград өлкәсе Киров районында иң күләмле эзләнү экспедицияләренең берсе – “Вороново-2019” үт-те. Анда РФнең 11 төбәгеннән 250дән артык кеше катнашты, шул исәптән безнең Х.А. Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды. Без Ленинград өлкәсе Киров һәм Кириш районнарында Удмуртия, Алтай, Ленинград, Мәскәү, Вологда, Псков өлкәләре эзтабарлары белән эшләдек.

Эзтабарлык эшчәнлеге – күңел ачып йөрү сәфәре түгел. Бу үзенә күрә көрәш, анда балалар тән һәм җан киеренкелеген, курку хисен җиңде. Чөнки сугыш турында әсәр уку һәм нәфис фильм карау – бер, үз кулларың белән сугыш кирәк-яраклары һәм җәсәдләрне казып алу – бөтенләй башка эш. Сугышның куркыныч, кешелексез булганын аңлыйсың. Экспедиция алдыннан анда катнашучыларның барысы да хәрби археология һәм Бөек Ватан сугышы тарихы курсларында әзерлек үтте, антропология буенча осталык дәресендә булды, урманда яшәү, табылдык-ларны консервацияләү һәм яңарту нигезләрен өйрәнде.

Тәүге җиде көндә безнең отряд Кириш районының “52нче километр”, “Жарок”, “Сологубово” станцияләрендә эшләде. Алар 12 яугир һәм РККА командирлары җәсәден казып алды. Тагын өч көн Киров өлкәсе Вороново ызанында казындылар.

Төбәкара “Вороново-2019” экспедициясе Вологдада яшәүче Александр Метёлкин җитәкчелегендә эш итте. Биредә 40тан артык яугир табылды, шуларның җидесенә Башкортстаннан килгән җыелма отряд юлыкты. Әле бер кызылармеец – очучы-истребитель Григорий Яровойның шәхесе ачыкланды. Архив мәгълүматлары буенча, 1943 елның 26 маенда пилот хәрби очыштан әйләнеп кайтмый. Экспедициядә катнашучылар аның туганнары белән элемтәгә керде. Аларның үтенече буенча очучыны туган төяге – Кемерово өлкәсендә җирләячәкләр.

Иң тетрәндергән табылдык Вороново ызанында булды: кызылармеецлар һәм төбәк халкы, балалар һәм аналарның күмәк каберенә юлыктык. Һәлак булучыларның фаразланган саны – 400-500 кеше.

Республика эзтабарлар хәрәкәте җитәкчесе Владимир Волков сүзләреннән:

“Шәхсән минем өчен бу экспедиция күпсанлы вахталар исәбендә иң авыры һәм киеренкесе. Башта барысы да гадәттәгечә барды – беренче көнне медальонлы кызылармиячене таптык. Аннары кыйпылчык тиеп яраланган өлкән яшьтәге ир-ат җәсәден. Эзләнү өлкәсен киңәйтергә булдык – күрше чокырларны да “актардык”. Һәм монда иң куркынычы башланды – солдатлар арасында гади халык: хатын-кыз, балалар “китте”.

Һәлак булучылар гаять күп иде. Табылган җәсәдләрне зур табутка салдык һәм вакытлыча җирләү оештырдык. Уртада Александр Невс-кий гыйбадәтханәсе рухание тәкъдиме белән тәре урнаштырдык”.

19 апрельдән 10 майга кадәр Волгоград өлкәсе Городищенск районында эзтабарлык эшендә 28 отряд, шул исәптән Х.А. Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсе әгъзалары катнашты.

Россошенск һәм Самофаловск авыл биләмәләрендә эшләдек, анда Сталинградны яклаучыларның 269 җәсәде табылды, аларның 15ен безнең җыелма отряд күтәрде. Кызганычка, барысының да исемнәрен ачыклый алмадык.

9 Май алдыннан Ржев районы Федорково авылы биләмәсендә Мәскәүнең “Пионер” эзтабарлар отряды Туймазы районы Югары Троицкийда туып үскән кече сержант Горюхин Евгений Поликарповичның медальоны һәм хатын тапкан. Ул сугышка Куйбышев өлкәсе Молотовский хәрби комиссариатыннан чакырыла, 153нче аерым танк бригадасында хезмәт итә, 1942 елның 24 августында һәлак була.

6 майда Белгородта “Утлы дуга” тарихи-эзләнү клубы эзтабарлары Башкортстан эзтабарларына 1943 елның 12 июлендә Курск дугасының көньяк флангында һәлак булган сугышчы Устюгов Григорий Иванович җәсәден тапшырды. Хәзер ул кабат туган җире Башкортстанда җирләнәчәк. Тапшыру чарасында Туймазы укучылары да катнашты. Шулай ук Волгоград эзтабарлары тарафыннан табылган Трапезников Николай Ильич җәсәде дә туган ягына кайтарылды. Документлар буенча, ул туганнар каберлегендә җирләнгән, чынлыкта ялгыз булып чыккан. Җәмәгать челтәре аша оныгы Павел һәм онык баласы Марияне табалдык. Яугир шулай ук туган ягы Башкортстанда җирләнәчәк.

Юрий БИРЮЗОВ.



Читайте нас: