Бу сурәтне күптән түгел генә ясадык. Күренүенчә, подъездларны ремонтлау билгеләнгән вакыт кысаларына сыймады, ул 15 июньдә төгәлләнергә тиеш иде. “Эшчеләрне алыштыргач кына эшне тизләттеләр, – диде Островский урамындагы 43нче йортта яшәүчеләр. – Эшнең әкрен баруы үзәккә үтте: инде ничәнче атна, табанга ияртеп, фатирларга акшар ташыйбыз, мәйданчык уртасында эленеп торган үткәргечләргә баш тия, эш коралларына абынабыз...”
“Аның каравы, подъездлар матурлана, – дип аңа каршы чыга шушы йортта яшәүче бер ханым. – Кешеләр безгә уңайлы булсын өчен тырыша”. Ремонт барган күпкатлы йортларны карап кайтканнан соң, район Хакимияте башлыгының торак-үткәргечләр хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Хәлиуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Булат Зиннурович, нишләп ремонт эшләре озакка сузылды?
– Заказчы – Төбәк операторы моны эшче кулларга кытлык белән аңлата. Начар эшләгәннәрен куалар, яңаларын җыялар. Бу вакытны ала. Шуңа күрә, шәһәрдә өч ярдәмче-эш башкаручы оешма эшләүгә карамастан, эш гаять әкрен бара.
– Подъездларны ремонтлау программасына кергән күпкатлы йортлар нәрсәдән чыгып сайланды?
– Булган күпкатлы йортлар исәбеннән шундук күп дигәндә биш ел элек төзелгән йортларны чигердек. Киләсе елларда авария хәлендә дип танылачак һәм Торак-үткәргечләр хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фонды аша җентекле ремонтланган йортлар төшеп калды. Без подъездлары кимендә биш ел ремонтланмаган йортларны сайладык. Шул ук вакытта түбәгә игътибар иттек, су үткән күпкатлы йортларда подъездларны ремонтлаудан файда булмаячак. Исемлеккә тулай торак-лар кермәде – анда подъездлар бик зур, димәк, акча да күп кирәк.
– Ни өчен кайбер күпкатлы йортларда подъезд да ремонтлана, “Башкортстан ихатасы” программасы буенча ихата да төзекләндерелә? Бер күпкатлы йортка күп булып китмиме?
– Подъездны ремонтлау белән ихатаны берьюлы төзекләндерү – иң уңайлысы. Бу очракта әлеге биләмәләрдә төзекләндерү мәсьәләсе озакка ябылачак.
– Муниципалитет ремонт сыйфатын ни рәвешле күздә тота?
– Атна саен район Хакимиятендә идарәче компанияләр, төбәк операторы вәкилләре һәм күпкатлы йорт хуҗалары катнашлыгында махсус киңәшмә үтә. Объектлар буенча сайлап алып, яки тоташ тикшерүләргә чыгабыз, аның барышында эш сыйфатын, технология үтәлешен карыйбыз. Моннан тыш, ремонт сыйфатын күздә тотарга йортта яшәүчеләрнең үзләрен һәм идарәче компанияләрне җәлеп иттек. Кимчелекләр ачыкланса, алар бу хакта хәбәр итә, аннары без башкаручыга дәгъва белдерәбез, таләп ителсә – БР Дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчелеге комитетына мөрәҗәгать юллыйбыз.
– Нинди кимчелекләр ачыклана һәм нинди чаралар күрелә?
– Кимчелекләр барлык йортларда да ачыклана. Бу тигез ягылмаган акшар, җентекләп буялмаган стена, түшәм, технологиядән тайпылып урнаштырылган тәрәзәләр... Эш башкаручы оешмаларга кимчелекләрдән арынырга кушылды. Аларны төзәтәләр, чөнки сыйфатсыз эш өчен түләнмәячәген беләләр.
Шулай ук район Хакимияте Төбәк операторы исеменә ярдәмче-эш башкаручыларның эшен җентеклерәк күздә тотуны һәм аларның икесе – күбрәк шелтә алганнарын эштән азат итүне таләп итеп, хат юллаячак.
– Подъездларны ремонтлау гына аз – аларны озак еллар тәртиптә тоту да зарур. Әгәр күпкатлы йортта яшәүчеләр видеокүзәтү урнаштырырга карар итсә, аны “Хәвефсез шәһәр” системасына тоташтыру мөмкинлеге булачакмы?
– “Хәвефсез шәһәр” системасының бурычлары башка әлегә. Киләчәктә бу тәкъдим тормышка ашарга мөмкиндер, мөгаен. Әле исә йортта яшәүчеләр камера урнаштыру турында карар кабул итәлә. Шулай уку язмаларны интернет челтәрләрендә теркәп бару да зарур. Вәхшилек очрагында аларны карап чыгарга һәм хокук бозучыларны җаваплылыкка тарттырырга мөмкин булачак. Әмма бу – өстәмә чыгым. Йорт хуҗалары моңа ризалашырмы? Әлегә подъездларга керү-чыгуны катгыйлату нәтиҗәлерәк һәм арзанракка төшәдер, мөгаен: бар җирдә дә диярлек алар домофоннар белән тәэмин ителгән. Аларның ачкычлары исә хәвефсезлек максатында фәкать шушы йортта яшәүчеләрдә генә булырга тиеш.