Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2019, 12:19

Башкортстанда алдынгы белгечләр тәрбияләячәкләр

Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров “Башкортстан алдынгылары” проектын тормышка ашыру турындагы указга кул куйды.

Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров “Башкортстан алдынгылары” проектын тормышка ашыру турындагы указга кул куйды.

Мөһим чара башлану турында Радий Фәрит улы шундук "Фейсбук"тагы сәхифәсендә хәбәр итте: “Яңа проект безгә сулар һава кебек кирәк, чөнки һәр җитәкченең һәрвакыт ике мәшәкате бар – булдыклы хезмәткәрләрне каян табарга һәм булдыксызларыннан ничек котылырга... “Башкортстан алдынгылары” проектының асылы – кандидатларны гадел сайлауны, кода-кодачалыктан һәм ришвәтчелектән арынуны тәэмин итү”.

Аны тормышка ашыра башлаган мәлдән алып “Башкортстан алдынгылары” сәхифәсенә кимендә 12 мең кеше кергән. Күпләр шундук катнашучы анкетасын тутырган.

Проект ике юнәлеш буенча үтәчәк: 17 июньнән 5 сентябрьгә кадәр “Идарәче команда 2020-2025” бәйгесе оештырылачак, “Башкортстан Республикасының яшь алдынгыларын сайлау” 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Финалны Башкортстан телевидение студиясенең туры эфирында үткәрергә вәгъдә итәләр.
Читайте нас: