Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 июнь 2019, 17:03

Япрык авылы 300 еллыгын билгеләде

Бәйрәм Сабан туена кешеләр республиканың төрле төбәкләреннән җыелды

Япрык авылы турында беренче тапкыр 1719 елның рәваҗ әкиятләрендә телгә алына. Әмма авыл халкы үзләренең торак үзәгенең шактый элек барлыкка килүен раслый. Башта ул урманда урнашкан. Башкортча “яфрак” (лист) сүзеннән алынган атамасы нәкъ шуның белән аңлатыла. Икенче фаразлар буенча – авыл атамасы бирегә беренчеләрдән булып килеп утырган Яппардан алынган.

Япрык – байтак танылган кешенең кече ватаны. Алар исәбендә – Бөек Ватан сугышы яугирләре, орден-медальләргә ия булган Гани Галимов, Кәрам Галәүтдинов, Ямай Камаев, үзенчәлекле рәссам Рәшит Кәлимуллин, БАССРның мәгариф, аннары мәдәният министры Гали Гомәров.

Мәктәп музеенда якташлары турында бай мәгълүмат тупланган, аңа тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәйлә Мирсаяпова җитәкчелек итә. Шәҗәрәләрен төзегән авыл халкы да тарихи үткәне белән кызыксына. Уфада яшәүче 74 яшьлек Фуат Хәсәнов тугызынчы буынга кадәр шәҗәрәсен төзүе турында бәян итте. 30 ел кирәк булган моңа.

Бүген Япрыкта 850 кеше яши, авылның 300 еллыгына багышланган Сабан туенда исә халык икеләтә арткан – бирегә туган оясыннан күптән очып чыгып киткән, әмма аның белән җылы хатирәләре бәйләнгән кешеләр кайткан.

Хөрмәтле кунаклар бәйрәм акланына гадәттән тыш ысул белән килде: юлның бер өлешен алар җигүле атларда үтте. Парашютчылар чыгышы бәйрәмнең бизәгенә әверелде. Концертта Ләйсән Кәшфи сүзләренә Дамир Хәйбрахманов тарафыннан юбилейга махсус язылган авыл гимны яңгырады. Уен, җыр-биюләр, милли көрәш – халык туйганчы күңел ачты. Җиңүчеләр бүләкләнде. Иң саллы бүләк – тере бәрәнгә Илчембәт батыры Илдар Кашапов лаек булды.

Биредә Бөек Ватан сугышы яугире Гайфулла Мохтаров, авылның иң өлкән кешесе – 93 яшьлек Рәйсә Гыймаева, гаилә тормышы юбилеен билгеләгән Халидә һәм Миргасыйм Фәрухшиннарны, хезмәт ветераннарын, иң төзек ихата бәйгесе җиңүчесе Гафаровлар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: