Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июнь 2019, 15:30

Йолдызлы шәһәрчек тирмәләре

Укучылар җәйнең беренче аен Балалар (үсмерләр) иҗат йортындагы лагерьда үткәрә

Әле көндезге ял үзәгенә 250ләп бала җәлеп ителгән. Алар иртәнге тугыздан кичке дүрткә кадәр мәшгуль биредә. Әмма расписаниедә дәресләр дә, имтихан һәм фәнни докладлар да юк, кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар исә 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Өч атна дәвамында балалар флешмоблар, видеоклип һәм артобъект бәйгеләрендә катнаша, җансурәтләр карый һәм иҗади мөмкинлекләрен ача.

Аларның һәр чыгышы Звездоград кешесе паспортына кертелә – берничә ел инде лагерь шәһәрчеге шулай атала. Биредә барысы да чып-чын, хәтта медицина тикшерүе дә. Бер үзенчәлеге бар: табиблар сыйфатында укучылар үзләре чыгыш ясый. Алар шул рәвешле һөнәрләр белән таныша. Без барган көнне балалар туган якны өйрәнүчеләргә әверелгән – үзәктә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Башкортстан могҗизалары” квесты бара иде.

Бу көнне парк биләмәсе балалар белән шыплап тулган иде. Алар бер яктан икенчесенә йөгерә, сорауларга җавап эзли, үтеп баручылардан сораша, вожатыйларга мөрәҗәгать итә. Йөзләре җитди. Баксаң, квест барышында паркта урнашкан алты станцияне үтәргә кирәк икән. Дөрес җавап өчен командага пазл өлеше тапшырыла. Барлык өлешләрне дә җыя алган бәхетлеләр алардан курай чәчкәсе төзи. Үтәлгән бирем өчен команда татлы бүләккә ия була. Кырмыскалар кебек, биремне башкалардан тизрәк үтәр өчен тырыша балалар.

– Квест республикага һәм шәһәребезгә багышланган, – ди лагерьның өлкән вожатые Чулпан Царёва. – Шундый күңелле һәм мавыктыргыч чараларның файдасы зур – бала биредә алган мәгълүматны тиз һәм озакка үзләштерә. Балалар бер-берсенең сүзенә колак салырга, коллективта аралашырга өйрәнә, дуслаша.

Биремнәр төрле иде. Бер станциядә укучылар алга сузылган куллар белән тирмә корды, икенчесендә рес-публика турындагы җырларны хәтергә төшерде, өченчесендә Башкортстан тарихы, мәдәнияте буенча сорауларга җавап бирде, дүртенчесендә Русия һәм респуб-лика әләмен төзеде һәм әләмнең һәр төсе нәрсә аңлатуын бәян итте.

Тугыз команда да биремнәрне тиз һәм дөрес үтәде, шуңа күрә беркем дә татлы бүләксез калмады. Әмма кәнфит чәмле укучыларның ашыйсы килү теләген киметмәде. Квесттагы кебек күмәкләп, шаярышып, 7нче мәктәп ашханәсенә төшке ашка китте алар. Анда балалар көненә ике тапкыр туклана.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: