Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июнь 2019, 15:34

Илебез Президенты белән "Туры элемтә"

20 июньдә “Первый”, “Россия 1”, “Россия 24” , “НТВ”, “ОТР”, “Мир” телевидение каналлары, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләре эфирында Владимир Путин белән ел саен үткәрелүче "Туры элемтә” узачак.

Илебез Президенты русиялеләрнең һәм журналистларның сорауларына Мәскәү вакыты буенча 12.00 сәгатьтә җавап бирә башлаячак.

Бу көнне дәүләт башлыгына сорауларны 8.00 сәгатьтән алып (Мәскәү вакыты белән) программа ахырына кадәр бирергә була. Сораулар 8-800-200-40-40 телефоны, SMS һәм MMS-хәбәрләр рәвешендә 0-40-40 номеры буенча кабул ителәчәк.

Президентка шулай ук телефондагы махсус “Мәскәү – Путинга” кушымтасы яисә moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сәхифәсе аша мөрәҗәгать итәргә була. “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” җәмәгать челтәрләреннән файдаланучылар сорауларын язып яисә видеога төшереп җибәрә ала.
Читайте нас: