Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июнь 2019, 11:58

Төшке ашка – короккэ

8нче мәктәптә Япония һәм Италия мәдәниятләре фестивале узды

8нче мәктәптә Япония һәм Италия мәдәниятләре фестивале узды


Мәктәпнең яңа укучылары – японлы Хаято Охто һәм италияле Элиза Джованетти турында без берничә тапкыр яздык. Элиза янына Туймазыга хәтта аның әти-әнисе килде. Уку елы артта калды, һәм тиздән чит ил кунаклары өйләренә кайтып китәчәк. Майның соңгы көнендә мәктәптә күркәм йолага әверелгән мәдәниятләр фестивале үтте. Быел ул Италия һәм Япониягә багышланды, әлбәттә.

– Дусларым, сыйныфташларым, мине газиз кызы кебек кабул иткән гаиләм белән аерылышу авыр. Әмма Италиядә мине туганнарым көтә, үзем дә аларны бик сагындым. Туймазыга тагын килеремә ышанам, – ди Элиза.

Хаятоны танырлык та түгел. Кара кимоно киеп алган егет яшьтәшләре һәм кечерәк балалар әзерләгән япон ризыкларын тәмләп карады. Охто мәктәп директоры Татьяна Соболева гаиләсендә яшәде. Укучылар Хаято мәктәп серләрен беренче булып белде дип шаярта. Татьяна Петровна үзе яңа тәрбияләнүчесе белән бернинди авырлык та булмавын билгели. Ул бөтен яңалыкны тиз үзләштергән, гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы булган.

3-10нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре фестивальгә җентекле әзерләнгән. Бер мәйданчыкта җилпәзәләр белән бию, тарантелла башкарылды, җырлар, шигырьләр яңгырады, акробатика этюдлары күрсәтелде.

Бераз арырак кул эше осталары җыелды. Теләгән һәркемне оригами техникасында япон торнасы җыярга һәм иероглифлар язарга өйрәттеләр.

Милли ризыклар әзерләнгән мәйданчыкта халык аеруча күп иде. Мәсәлән, 5д сыйныфы укучысы Михаилның әнисе – Ләйсән Круглова япон пилмәннәре (гёдза) төргән. Аның эчлеге ит, кәбестә, имбирь, сарымсактан. Шунысы кызык, пилмән майда кыздырыла. Әйткәндәй, бу кояшлы илне тәкъдим итү өчен сыйныф Япониядә майда билгеләнгән Малайлар көне бәйрәмен сайлаган. Моның өчен кәгазь карп, милли киемле курчаклардан гирляндалар әзерләгәннәр һәм чатырлар салынган вазалар куйганнар. Утрау-дәүләттә һәркайда шундый вазалар урнаштырыла. Кинәт яңгыр башланса, чатырлардан түләүсез файдаланырга мөмкин. Бу сыйныфта укучы Карина Матвеева Охтога истәлеккә бүләк әзерләгән – акварель буяулар белән карплы картиналар ясаган. Карп – үз-үзеңне һәм каршылыкларны җиңү билгесе.

Фестиваль тәмамлангач та балалар Элиза белән Хаятоны озак җибәрмәде. Алар ил әләмендә, блокнотларда, футболкаларда, хәтта кулларында бер-берсенә изге теләкләрен язып калдырды.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: