Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июнь 2019, 12:14

Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы

Геннадий Васильченко исәбендә – йөзләгән төп агач

Геннадий Васильченко белән очрашудан соң күңелемә җыр керде хәтта – ярты гомерен шәһәребезне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә багышлаган искиткеч кеше шулай илһамландырды мине.

Яз көне табигать уяна, кошлар тамчылар белән кемузарга сайраша, Геннадий Тихоновичның исә үз мәшәкате: ташуга әзерләнәсе, агач үсентеләре кайтарту турында килешәсе, чәчкәләр утыртуны оештырасы, шәһәрне чүптән арындырасы бар. Җәй көне исә күз явын алып торган, кешеләрне эссе кояштан саклаган үсентеләрне сугарырга, ашларга, утарга кирәк. Көз көне шәһәр кышкы йокыга әзерләнә: яфрак һәм чүп җыела, яшь агачлар төрелә. Кыш көне исә, кичтән кар төшсә, иртәнгә юлларны һәм тротуарларны арчыйсы була. Мондый көннәрдә Геннадий Тихонович төнге сәгать 2дән кар чистарту машиналары шофёрлары белән шәһәр буенча чыгып китә.

Геннадий Васильченко 1950 елда туган. Унынчы сыйныфтан соң геофизика җиһазлары һәм аппаратура заводына балта остасы булып урнаша, армиягә киткәнче шунда эшли. Ленинградның Киров исемендәге су асты йөзүчеләре Кызыл Байрак укыту-өйрәтү отрядында штурман электрчысы белгечлеге ала, аннары атом су асты көймәсендә Төньяк флотта старшина дәрәҗәсендә хезмәт итә. Гаилә кора, хатыны тугрылык сак-лап, айлар буе көтә аны ярда. Әмма беренче кызы тугач, ул Геннадий Тихоновичтан хезмәттән китүен үтенә – ире өчен борчыла. 1976 елда Васильченко гаиләсе Туймазыда төпләнә.

1977 елда ул юл ремонтлау-төзү идарәсендә юл билгеләре мастеры булып эшли башлый, бер елдан соң яшь белгечне төзекләндерү һәм яшелләндерү участогы начальнигы итеп тәгаенлиләр. Бу вазифада Геннадий Тихонович хаклы ялга чыкканчы – 33 ел эшли. Туган шәһәре өчен башкарган гамәлләре иксез-чиксез. Беренче көннәрдән үк Васильченко Мичурин, Чапаев, Вокзал (хәзер Октябрьнең 70 еллыгы урамы) урамнарын, проспектны яшелләндерү белән шөгыльләнә башлый.

– Үсентеләр 100% алынды, чөнки без туфрагы белән бергә зур агачлар утырттык, – дип искә ала ул. – Яшь агачларны җентекле тәрбияләдек, моның өчен агрономыбыз Раиса Филипповна Павловага рәхмәт. Баштагы мәлдә асылда тирәк утырттык, аннары юкә, каен, питомниктан савыр, чыршы кайтардык. Чәчәкләр белән үзебезнең оранжерея тәэмин итте: кашкарый, дәлия, ала миләүшә, бакра гөл, агератум, исле тәмәке кара көзгәчә халыкны сөендерде.

Геннадий Тихонович кебекләр турында эштә “яна” диләр. Нинди генә һава торышы, тәүлекнең кайсы чоры булмасын, үзенең хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул шәһәрне төзекләндерү сагында булды, һәр чәчәк, һәр үлән өчен җаны, йөрәге белән көрәште. Нәкъ шуңа күрә элекке хезмәттәшләре аны ихтирам белән һәм рәхмәт укып искә ала, “ДорСтрой” җитәкчеләре әле дә киңәш сорап мөрәҗәгать итә.

Геннадий Тихонович бүген чәмле җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә: күршеләре аны йорт комитеты рәисе итеп сайлаган.

Үзен ул бәхетле һәм бай кеше дип атый:

– Шулай булмый ни, – дип көлә Васильченко, – чөнки искиткеч өч кызым, алты оныгым бар. Җәй – хәләлем белән минем өчен кызу чор: оныклар кайта. Йортка җан керә, бала-чага көлүеннән без дә яшәрәбез.

Бакча эшләренә вакыт калмый, әмма күңеле иҗатка тартыла, шуңа күрә йорты янында Геннадий Тихонович чәчәкләр утырткан. Ул гөлчәчәк куакларын үзе тәрбияли, оныкларын да табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтә.

– Барыбызның да чис-та, пөхтә шәһәрдә, үсеш алган һәм мәдәниятле илдә яшисе килә. Әмма чәчәклекләрне таптап, чүпне савыттан читкә ташласак, машиналарны чирәм өстендә калдырсак, мәдәниятле җәмгыятькә әверелә алмаячакбыз. Үзеңнән башларга, балаларыңа дөрес үрнәк күрсәтергә кирәк.

Кеше үз гомерендә агач утыртырга тиеш диләр. Геннадий Тихонович утыртканнары йөзләгән. Бу агачлар – аның фидакарь хезмәтенә һәйкәл кебек, алар озак еллар туймазылыларның берничә буынын сөендерәчәк.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: