Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июнь 2019, 11:49

Сабан туе — тантана!

Район халкының күпчелеге өчен бу бәйрәмгә бару күптән тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелгән.


Район халкының күпчелеге өчен бу бәйрәмгә бару күптән тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелгән. Тантана ел саен төрле вакытка туры килсә дә, һава торышы бозылып-көйсезләнсә дә, бәйрәмдә катнашучылар һәм тамашачыларга кытлык юк һәм булмастыр да.

– Беләсеңме, Сабан туе акланын урап чыгып, тәм-томнардан авыз итеп, тамаша карап, дуслар белән күрешеп чыкканчы кич җитте. Тәмам хәлдән тайдым. Былтыр да шулай булды, өченче ел да. Киләсе елга барып йөрмәм, мөгаен.

Бу сүзләрне төрле кешеләрдән ишеткән бар. Әмма бер ел үтә һәм, чираттагы Сабан туе үтәсе көнне ачыклап, халык кабат Җегетәк авылы янындагы акланга агыла. Яхшырак урын алып калу өчен кемдер иртәрәк кузгала. Икенчеләре, мәйданны берничә кат урап чыгу, бәлки, баганага менү, капчык белән бәрешү, аркан тартышу ише бәйгеләрдә катнашу өчен йокыларын туйдырып, көч җыеп килә.

Сабан туе – берләштерүче-татулаштыручы чын халык бәйрәме ул. Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачкан, спортта чәмлелеген һәм осталыгын күрсәтәлгән чара.

Шимбә иртәсе. Һава әле салкынча, меңләгән халык аяк астында тапталырга өлгермәгән үлән өстендә чык тамчылары җемелди. Акланга берничә йөз метр кала берни күренми. Әмма бәйрәм рухы уятып, танылган җырлар яңгырый, халык көйләре агыла. Иркен мәйдан киенгән-ясанган туймазылылар һәм кунаклар белән тула. Кая карама – шат елмайган йөзләр, әңгәмә һәм уен-көлке.

Бала-чаганың очкынланып янган күзләрендә – алар исә бу бәйрәмнең чын тарафдарлары – бәхет һәм кояш нурлары. Менә кулына шикәр мамыгын кысып тотып, канәгать елмаеп бер сабый атлый, өлкәнрәк малайлар исә яңа сатып алган самолётлары белән уйный.

Моңлы курай көйләре җирлегендә туймазылылар икмәк-тоз белән кунак-ларны каршы ала. Авыл эшчәннәрен чәчү тәмамлану уңаеннан тәбрикләргә БР Дәүләт транспорт һәм юл хуҗалыгы комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Рушан Сәетов, БР Башлыгының муниципалитет-берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе баш советнигы Марат Йосыпов, БР Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов, БР Ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Гүзәл Бронникова, “Уфаоргсинтез” җәмгыяте баш дирекоры Юрий Дудников, Туймазы районының Мактаулы кешесе Рәшит Хәйруллин килде.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: