Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 Май 2019, 12:01

Шофёрлар, намуслы булыгыз!

Машиналарын чәчәклекләр һәм балалар мәйданчыкларында калдырган 199 автомобиль хуҗасына штраф салынды

Редакциягә килгән ханым җитди мәсьәлә кузгатты: “Күпкатлы йортта кимендә 30 ел яшим. Шушы елларда күршеләр белән ниләр генә кичермәдек, әмма беркайчан да сүзгә килмәдек. Хәзер машиналарны чирәмдә калдырган өчен штрафларны арттырдылар. Һәм барысы да бәйдән ычкынды: күршеләренең чәчәклекләрдә калдырылган машиналарын фотога төшерә һәм идарә җаваплылыгы комиссиясенә шикаятьләр яза башлады. Әле берсенә, әле икенчесенә штраф килә. Йортыбыз иске, ихата бәләкәй. Шуңа күрә машина кую өчен урын бөтенләй юк диярлек. Хәзер исә һәр гаиләдә транспорт бар. Көрәшәбез менә. Нәрсә эшләргә?”

Сорауны район Хакимиятенең идарә җаваплылыгы комиссиясе рәисе Илдар Камалетдиновка юлладык.

– 9 апрельдә “Башкортстан Республикасы Идарә җаваплылыгы кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 95нче закон көченә керде. Аңа ярашлы рәвештә, машиналарны чирәмлек, чәчәклек, балалар мәйданчыкларында калдырган өчен штраф күләме артты, – дип аңлатты Илдар Кәшбел улы. – Халык өчен – 1-2 мең, вазифалы затлар өчен – 5-10 мең, хокукый затлар өчен 20-30 мең сум тәшкил итә ул. Бу акт законнан тайпылучыларга карата материаллар рәсмиләштерү эшен җиңеләйтте, шуңа күрә безгә шикаятьләр ява башлады. Гәзиткә мөрәҗәгать иткән ханымның күршеләре исә дөрес эшли. Күпфатирлы йорт ихатасында машина калдыру урыны юк икән, мәсьәләне идарәче компания белән хәл итегез.

Закон көченә кергән көннән алып 199 туймазылыга 199 мең сум штраф салынган. Законнан кабат тайпылган очракта штраф икеләтә артачак.

Яңа законның көченә инану өчен хәбәрчебез шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге вәкиле Азат Гыйниятуллин белән рейдка чыкты. Кызганычка, машиналарын тиеш булмаган урында калдыручы кешеләр әле дә җитәрлек. Нибары 30 минут эчендә фотокамера объективына 30 машина эләкте. Аларның фотосы хат-хәбәр белән бергә идарә җаваплылыгы комиссиясенә җибәреләчәк.

Киләчәктә бу комиссиягә килгән гаризалар кимер дип ышанасы килә. Һәм ихаталарыбыз яшеллеккә күмелер, балалар һәм кер элү мәйданчыклары фәкать тәгаенләнеше буенча кулланылыр.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: