Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 Май 2019, 12:15

«КБК” җәмгыяте: 15 ел яңа кагыйдәләргә нигезләнеп

Предприятие яңа җиһазлар һәм тәҗрибәле белгечләр белән тулылана

уймазы кәгазь фабрикасы (хәзер «Катыргы-кәгазь комбинаты” җәмгыяте) төзелүгә – кимендә ярты гасыр. 1966 елда сафка кертелгән предприятие чирек гасырдан соң югары җитештерү күләменә ирешә. Аннары биредә эш түбән тәгәри башлый. 2001 елга кадәр – бу чорда фабрика бөлгенлек чигенә җитә.

Туймазының халык мәшгульлегендә мөһим урын биләгән предприятиеләренең берсенең яңа тарихы 2002 елда башлана: күләмле үзгәртеп кору барышында сәнәгать биналары яңартыла, яңа җиһаз һәм станоклар сатып алына. Безнең хәбәрченең предприятие белгечләре белән әңгәмәсе шушы вакыйгалар һәм комбинатның 650 эшчесенең иртәгәсе көннән нәрсәләр көтүе хакында.

– «Катыргы-кәгазь комбинаты” җәмгыяте бүген нәрсә белән шөгыльләнә?

Баш технолог Елена Захарова:

– 2002 елдан башлап комбинатта сәнәгать куәтен тирәнтен үзгәртеп кору һәм камилләштерү үткәрелде, шул исәптән кәгазь ясау цехының чимал әзерләү бүлеге җиһазы алыштырылды, кәгазь ясау машинасының яңа пресс, челтәр өлеше һәм пар-конденсат сис-темасы эшли. Хәзер кәгазь-ясау цехы (БДЦ) сырлы кәгазь һәм сырлы катыргының яссы катламы өчен катыргы җитештерә. Уемлы прокладка цехы (ЦБП) йомырка кабы җитештерүне күздә тота. 10 данә йомырка тутыру өчен куллану тартмасы җитештерүче яңа линия (Франция, Германия) сатып алынды, цех йомырка тутыру өчен 30 урынлы прокладка һәм 10 урынлы куллану тарт-масы җитештерә.

2009 елда санитария-гигиена кәгазе җитештерүче цех эшли башлады; без санитария-гигиена кәгазе җитештерү буенча кәгазь ясау машинасын эшләтеп җибәрдек. Бәдрәф кәгазен куллану төргәкләренә төрү хәзер “Интера” автоматлаштырылган линиясендә башкарыла.

2010 ел сырлы катыргы һәм аңардан кап җитештерү буенча яңа цех ачылу белән истә калды. Моның өчен Тайваньнан җиһаз сатып алып кордык, ул хәзер уңышлы эшли. Ниһаять, былтыр кулланылган кәгазь склады яңартылды. Хәзер ул заманча механикалаштырылган бушату платформалары, өстәмә үлчәү терминаллары, китерелгән чималның сыйфатын күздә тотучы янә бер лаборатория белән җиһазланган.

Ярдәмче бүлекчәләр турында сөйләгәндә – “КБК” җәмгыятендә барлык тәгәрмәчле техника өч ел элек төзелгән яңа автотранспорт цехында урнашкан. 1500 кв. метр-

лы иркен бинада автомобиль һәм технология техникасын хезмәтләндерү һәм ремонтлау өчен бөтен шартлар бар.

– Русиядә мондый продукция җитештергән пред-приятиеләр җитәрлек. Алар белән уңышлы көндәшлек тәэмин ителгәнме?

– Безнең өстенлекләребезнең берсе – сырлы катыргы җитештергәндә үз чималыбызны куллану. Икенчесе – җитештерелгән продукция сыйфаты өстендә даими эшләү. Станоклар паркы даими яңартыла, заманча технологияләр кулланыла.

Башкарма директор Сергей Кривопуск:

– Мөһим шарт – булган җиһазны тәртиптә тоту. Күптән түгел безгә көнбатыштан йомырка кабы җитештерүче машиналар сатучы “Хартман” фирмасы вәкилләре килеп китте. Башта аны сатып алырга тәкъдим иттеләр. Әмма безнең җиһазның яхшы торышта икәнен күреп, гаҗәпләнделәр.

– Көндәлек эшендә предприятиегә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

– Безнең предприятие продукциясен фәкать кулланылган кәгазьдән җитештерә. Бу безнең төп чимал. Кызганычка, компьютер технологияләре заманында китап-журнал һәм гәзит куллану кимеде. Без исә, гамәлдәге кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, уемлы прокладкалар җитештергәндә гәзит, китап-журнал продукциясе калдыкларын кулланырга тиеш. Технология рецептларында ул 90% тәшкил итә. Без бу хәлдән чыгу юлын таптык: үз технологиябезне әзерләдек, җиһазны яңартылган композиция составына яраклаштырдык, хәзер андый прокладкаларны тулысынча сырлы катыргы калдыкларыннан җитештерәбез. Белүемчә, башка предприятиеләрдә бу технологияне тергезә алмаганнар.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: