Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 Май 2019, 12:19

Ихаталарда юллар киңәйтелә

Муниципалитетта “Башкортстан ихатасы” программасы кысаларында эшләр башланды

Мичурин урамындагы 17нче йорт алдына җыелган техника гүләве, кызгылт-сары кысмалар кигән эшчеләрнең ыгы-зыгы килүе үткән-сүткән кешеләрдә кызыксыну уятты. “Биредә яшәүчеләргә бәхет елмайган – машина кую урыннарын һәм юлны киңәйтәләр”, “Шунысы кызык, кемнең акчасына икән?” – ише сүзләр ишетелә. Җавап гади: шәһәрдә “Башкортстан ихатасы” программасы эшли башлады.

Островский урамындагы 10/1 йорты алдында эш кайный. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр йорт алдын булдыралганча пөхтә тотарга тырышты. Тик ихата өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә мәшәкатьле булып кала килде.

Программа кысаларында биредә машина кую урынын киңәйтеп, яңаларын булдырачаклар, подъездлар янында һәм йорт артында тротуарлар барлыкка киләчәк, урам яктырткычларын камилләштерәчәкләр. Моннан тыш, яңа фонарьлар урнаштырылачак, шушы ук программа кысаларында төзеләчәк спорт һәм балалар мәйданчыкларын яктыртачак алар. Бу матурлыкка 5,6 миллион сум акча китәчәк (яшелләндерү һәм видеокүзәтү урнаштырудан тыш). Йортта яшәүчеләр бу акчаның бары тик бер процентын – 56 меңен җыеп бирәчәк.

– Чирәмнәрдә машина калдырган өчен штраф салу турындагы яңа закон гамәлгә керү белән ихата юлларын киңәйтү һәм машина кую урыннарын арттыру аеруча көнүзәк мәсьәлә булып тора, – ди күпфатирлы йорт советы рәисе Данил Нуриханов. – Безнең йортның да подъездларны ремонтлау буенча республика программасына керүенә сөенеп бетәлмибез. Безгә тоташ төзекләндерү үткәрәчәкләр, ул озак елларга җитәр дип ышанам.

– Эш барышының барлык баскычларын да күз уңында тотабыз. Бу аеруча ихата юлларын киңәйткәндә салыначак юл түшәмәсенә кагыла, – ди шәһәр хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин. – Моның белән Федерациянең Идел буе округында барган эшләрдә зур тәҗрибә туплаган махсус чакыртылган эксперт-белгечләр шөгыльләнә. Без алар белән 2016 елдан алып хезмәттәшлек итәбез. Алар күзәтчелеге астында башкарган эшләргә тел-теш тидерерлек түгел. Эш башкаручылар кулланачак чимал үрнәкләренә лаборатория тикшерүләре үткәрә белгечләр. Бу чара намуссыз подрядчикларны эш башлар алдыннан ук ачык-ларга ярдәм итә. Бәйгедә җиңгән эш башкаручы да эш барышында күздә тотыла: чимал җитештерелү урынында, транспортка төялгәнче һәм бушатылган вакытта тикшерелә.

«Башкортстан ихатасы» программасы кысаларында Туймазы районында барлыгы 15 ихатаны төзекләндерү күздә тотыла, шуларның җидесе – Туймазыда.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: