Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 Май 2019, 11:28

Мин утырткан агач та бар

Шәһәребездә тәрбиягә алучы гаиләләр сукмагы барлыкка килде

Республиканың барлык муниципалитетларында “Яшел Башкортстан” чарасы уза. Аның асылы агач утыртуда гына түгел, кешеләрдә, шул исәптән үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә. Чараны тәкъдим иткән республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров сүзләренә караганда, шәһәрләрдә утыртылган агачлар – “матурлык та, экология дә, биләмәләр үсешенә заманча караш та” ул.

Агачларны хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары, ветераннар, спортчылар, мәктәп укучылары һәм студентлар утыртты.

Республика ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны гаиләгә урнаштыру үзәге (быел ул оештырылуга 10 ел була) “10 изге эш” чарасын оештыру тәкъдимен кертте. Үзәкнең Туймазы филиалы хезмәткәрләре дә район Хакимияте мәгариф идарәсенең баланы тәрбиягә һәм асрамага билгеләү бүлегеннән хезмәттәшләре белән бергә тәрбиягә алучы гаиләләр сукмагын салу чарасында катнашты. Чараның төп каһарманнары – 32 баланы тәрбиягә алган 23 гаилә.

Парк хезмәткәрләре алдан чокыр казыган, су, эш кораллары хәстәрләгән. Сабыйлар шундук сукойгычларга ябышты, барысының да “сусипкеч машина” булып эшлисе килде. Әмма парк директорының төзекләндерү буенча урынбасары Людмила Ващук алардан күз яздырмады: “Ашыкмагыз, суны түкмәгез!” Иң элек үсентене чокырга утыртып, аны сак кына туфрак белән күмеп, һава калмасын өчен таптап куярга кирәк икән ләбаса. Шуннан соң гына мул итеп су сибәргә. Аның белән генә эш бетми әле. Өстеннән кәс салырга, ә калган ярыкларны җир белән каплатырга кирәк.

Беренче булып шәхси агачын утырту бәхете Райман авылында яшәүче Роза Кременец һәм аның тәрбиягә алган дүрт баласына елмайды. Бу гаиләнең тарихы дулкынландыргыч. Дүрт баласы үсеп, чыгып киткәч, йорт тынып кала. Гүя ул бүлмәләрдә шаян сабыйларның аяк тавышы ишетелмәсме дип тыңлап торадыр кебек тоела.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: