Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 Май 2019, 11:51

Яшәсен хуш исле сабын!

Юридик колледж студенты туймазылыларны сабын ясарга өйрәтү максатында грант откан

Агымдагы елның февралендә Туймазыда “Доброфорум” яшьләр мәгариф җыены үтте, анда юридик колледж студенты, ирекле ярдәмче Александра Козяр сабын кайнату буенча курс оештырырга тәкъдим итте. Ул чакта бу тәкъдим җыенны оештыручыларга кызыклы булып тоелмый. Әмма кыз проект әзерли һәм күптән түгел аны үстерүгә 30 мең сум грант алуга ирешә.

Берничә ел элек Александра җәмәгать челтәрләрендә бер төркемгә тап була, анда катнашучылар гигиена чарасы гына түгел, күңел таләбе булырдай сабын ясау серләрен уртаклаша. Рәвеше һәм өлешләре буенча үзенчәлеклесен.

– Мин калыплар, берничә кап гади сабын сатып алдым һәм тәҗрибә үткәрә башладым, – ди Александра. – Барысы да булды: кулларым да пеште (хәвефсезлек кагыйдәләреннән тайпылсаң, шулай да була икән), хаталар, икеләнүләр дә. Әмма тора-бара тәҗрибә тупладым.

Химиясез һәм иссез табигый сабын тәэминатчылары таптым. Яңа үзлекле дизайн сабынын ясау өчен нәкъ шул кирәк. Һәм эшем көйләнде. Сынау өчен үрнәкләрне дусларым һәм туганнарыма тараттым.

Бәйге шартлары буенча проект иҗтимагый-файдалы, продукт яңа үзенчәлекләргә ия булырга тиеш. Гади сабын белән нинди яңалык уйлап табарга мөмкин инде ди-сезме? Була икән шул! Мин сабынга дару үләннәре, җиләкләр куша башладым. Җәмәгать челтәрләрендә “Туймомыло” төркемен оештырдым.

Проектны җиренә җиткерергә эксперт-консультантлар ярдәм итте. Күптән түгел узган IV төбәк “Смарт-Тау” яшьләр мәгариф җыенында ул алдынгылар исәбенә керде.

Грант акчасы асылда сабын ясау өчен нигез һәм төрле калыплар алуга китәчәк. Бәлки, тәҗрибәле сабын ясаучы-эшкуарларны җәлеп итәрмен. Алар гигиена чараларын клиентларның шәхси таләбе буенча җитештерү турында киңәш бирер дип өметләнәм.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: