Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2019, 12:56

Үткән белән бүгенге арасы – бер мизгел

Туймазылылар, район гәзите игълан иткән тарихи фото-флешмобка кушылыгыз!



Бер айлап элек редакциянең “ВКонтакте” җәмәгать челтәрендәге төркеменә гәзит укучыбыз гадәттән тыш фото җибәргән иде: заманча 7нче казанлык җирлегендә шушы объектның борынгы фотосы белән төшкән ул – әйтерсең лә үткән белән бүгенге заман арасындагы бер мизгелдә тукталган.

Гадәттән тыш сурәт белән илһамланып, гәзит укучыларыбызга “Үткән белән бүгенге арасы – бер мизгел” фото-флешмобында катнашырга тәкъдим иттек. Безнең тәкъдимне хуплаучыларга рәхмәт – барлык фотолар да гәзиттә басылачак. Бүген сезнең игътибарга шәһәрнең элекке һәм бүгенге күренешләрен тәкъдим итәбез.

Сулдагы фотода (танымаган кешеләр өчен) – “Спутник” күңел ачу комплексы, уңда – Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы, аның заманча кыяфәте һәм фотографлар тарафыннан предприятие төзелгәндә тасвирланган мизгелләр.

Без сездән шәһәрнең һәм районның кызыклы күренешләре чагылган фотолар көтеп калабыз: сезнең гаилә фотоальбомнарында сакланган урамнар, мәйданнар, парклар, һәйкәлләр, биналар бу. Әгәр мөмкинлегегез булса, шул урынның бүгенге күренешен дә фотога төшереп алыгыз, булмаса – без моны үзебез эшләячәкбез. Кадрларны “Үткән белән бүгенге арасы – бер мизгел” билгесе белән безнең электрон почтага ([email protected]) җибәрегез.
Читайте нас: