Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2019, 12:44

«ТХ” имеш-мимешләргә ачыклык кертә

“Туймазы хәбәре” хәбәрчеләре райондагы һәм республикадагы вакыйгаларны күз уңында тота

Бүгеннән башлап гәзитебездә яңа руб-рика ачыла, “ТХ” хәбәрчеләре имеш-мимешләргә ачыклык кертәчәк: аларның кайсы дөреслеккә туры килә, кайсы – юк. Шик-ле хәбәр ишетсәгез, аңа ачыклык кертергә теләсәгез – безгә юллагыз. Без тикшерербез.

Имеш,..

“Хәсрәтле ана” һәйкәлен күчерәчәкләр?

“Хәсрәтле ана” һәйкәле урынында яңа монумент пәйда булачак дигән сүз йөри. Кемдер Ленин проспектын Октябрьнең 70 еллыгы урамына кадәр озайту өчен «Хәсрәтле ана» һәйкәлен күчерәчәкләр ди. Бу дөресме?”

Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе башлыгы Эдуард РӘХМӘТУЛЛИН җавап бирә:

– Юк, әлбәттә. Проспект белән Октябрьнең 70 еллыгы урамын тоташтыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Скульптура композициясе элекке урынында калачак – ул җентекле ремонтланачак, йөзләү өчен кулланылган мәрмәр плитә тулысынча кара гранитка алыштырылачак.

Һәйкәл янындагы сквер төзекләндереләчәк – асфальт җәяүлеләр сукмак-лары урынына брусчатка түшәләчәк, юл буендагы ташлар алыштырылачак, өстәмә эскәмияләр һәм чүп өчен савытлар урнаштырылачак. Фонтан янында резина түшәмәле балалар мәйданчыгы җиһазланачак. Яктырту сыйфаты яхшырачак – һәйкәлне һәм сукмакны яктырту, агачларга архитектура иллюминациясе элү күздә тотыла.

Үзгәрешләр “2018-2020 елларга Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсендә заманча шәһәр мохите тәэмин итү” программасы кысаларында тормышка ашырылачак.

...йөклелек вакытында хатын-кыз җаны теләгән ризыкны ашамаса, баланың тәнен миң баса?

“Сигез айлык авырым бар. Соңгы айда шактый тазардым. Хатын-кызлар консультациясенә соңгы баруымда табиб миңа диетага утырырга кушты. Бу хакта әнием һәм әбиемә әйтүем булды, алар мине битәрли башлады: имеш, авырлыларга ач торырга ярамый – баланы миң басачак. “Табибка ашамыйм дип әйт, үзең ни теләсәң, шуны аша. Син хәзер ике кеше өчен ашарга тиеш!” – диләр. Кемгә ышанырга?”

Туймазы үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Роза МӨХӘМӘТШИНА җавап бирә.

– Миңнәр һәм тимгел-таплар барлыкка килү – кан тамырлары белән бәйле. Йөкле хатынның туклануы тәэсир итми моңа.

Артык ашаудан исә тыелырга кирәк! Булачак әнигә ике кеше өчен ашау зарур түгел. Бу артык авырлык һәм бала тапканда мәшәкатьтән башкага китермәячәк. Физиология буенча авырлык атнага 300 граммга артырга тиеш. Хатын-кызның артык авырлыгы шешенүгә, кан басымы күтәрелүгә, бала табу процессын катлауландыруга китерә. Әнисе күп ашаса, яралгының да авырлыгы арта. Киләчәктә бу шикәр чире башлануга сәбәпче булырга мөмкин. Әни кешенең зур бала табуы нәтиҗәсез үтми – яра-җөйләр хасил була.

Азык-төлек тазә һәм табигый булырга тиеш: консервантсыз һәм синтетик өстәмәсез. Тазә яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук ит, балык, сөт ризыклары ашагыз. Алар аксым чыганагы гына түгел, организмда анемия һәм кальций кытлыгын да кисәтә. Еш һәм аз-азлап ашарга кирәк.

...черки тешләгәндә

ВИЧ-инфекция йога?

“Роспотребнадзор” бүлеге эксперт-белгече Алия ГАЗЕТДИНОВА җавап бирә:

– Юк, йокмый. Черки тешләгәндә кешегә аннан алда тешләгән затның канын түгел, үзенең селәгәен сиптерә. Аның селәгәе – катлаулы ашкайнату эшчәнлегенең бер өлеше. Сары бизгәк һәм малярия ише авырулар кайбер черкиләрнең селәгәе аша йога, чөнки авыруны барлыкка китерүче микроблар селәгәйдә яшәргә сәләтле. Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) бу бөҗәкләр организмында үрчергә сәләтле түгел. ВИЧ-авыруы җенси юл белән; медицина яисә косметология хезмәте күрсәтелгәндә йогышсызландырылмаган инструментлар аша; наркотикаларны кан тамырларына җибәргәндә (энә белән) йога.
Читайте нас: